Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Юллама – миннән!”

Алабугада район башлыгының халыкны шәхси сораулар буенча чираттагы кабул итүе булды.

Геннадий Емельяновка үзләренең проблемалары белән ике кеше килде.

Бөек Ватан сугышында катнашучы Мулла Нәҗипов район башлыгыннан "Космос" санаторий-профилакториена юллама сорады.

- Минем сәламәтлегем начар, шуңа сезнең янга путевка сорап килдем. Яр Чаллыда санаторийда булдым, аннан Алабугага җибәрделәр, - ди Мулла Нәҗип улы.

Райбашкарма комитеты җитәкчесенең социаль сораулар буенча урынбасары Людмила Рыбакова, социаль иминиятләштерү фонды буенча юллама елга бер генә бирелә. "Космос" санаториена килгәндә, ул бушлай юлламалар бирү конкурсында катнашмый, бер тәүлек өчен юллама бәясе бер кешегә 2400 сум тәшкил итә. Дөрес, октябрь аенда пенсионерларга ташлама каралган.

- Санаторийда гадәттә ничә көн булалар? - дип кызыксынды Геннадий Емельянов.

- Ун көн.

- Юллама миннән булыр. Мин шәхсән үзем спонсор эзләрмен яки акчаны "Җиңү" фондыннан табарбыз, - дип сүз бирде район башлыгы.

Мулла бабай Илмәт авыл җирлегенә караган Ядегәр авылына газ кермәгәнлектән дә зарланды.

Икенче мөрәҗәгать итүче Свиногорье авылыннан. Геннадий Горшенинга бакча кишәрлеге булган әти-әнисе йорты васыять буенча калган. Проблема шунда ки, җир кишәрлегенә кадастр номеры бар, ләкин 2004 елда җирне шәхси милек итеп теркәгәндә, әлеге мәйданның күршеләр җире булып йөрүенә тап була. Геннадий Васильевич судка, прокуратурага гариза язган, Җир-милек палатасына мөрәҗәгать иткән, ләкин мәсьәлә хәл ителмәгән. Бу проблеманың хәл ителәсенә өметләнеп, ул район башлыгы янына килгән.

- Суд карарларын Хокук палатасына тапшырыгыз, алар карарлар, миңа әйтерләр, ә аннары мин үзем үтенеч язармын. Миңа бер атна бирегез, мин сезгә җавап бирермен, - диде район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев