Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Үз балаларыдай якын күрә

Шәһәребезнең 1нче «Дюймовочка» балалар бакчасында эшләүче тәрбиячеләр безнең өчен туганнарыбыздай якынга әйләнде. Шуларның берсе — мәктәпкә әзерлек төркемендә эшләүче, югары категорияле тәрбияче, татар теле мөгаллиме Зәлия Хуҗина.

Нәние җылы, ышанычлы мохиткә эләксә, тәрбиячеләр балаларның чын яклаучысы булып чыкса, ата-ана күңеле тыныч. Һәм бу чынлап та зур Бәхет. 
Бу яктан минем балаларыма уңыш елмайды: улымның да, кызымның да тәрбиячеләре алтын йөрәкле, киң күңелле булып чыкты. Бу биниһая олы кыйммәт! Әти-әниләр бит тәрбиячеләргә үзләренең иң кадерле, иң сөеклеләрен ышанып тапшыра. Шәһәребезнең 1нче «Дюймовочка» балалар бакчасында эшләүче тәрбиячеләр безнең өчен туганнарыбыздай якынга әйләнде. Шуларның берсе — Зәлия Хуҗина. Аның гомуми педагогик стажы — 31 ел, шуның 22 елын ул мәктәпкәчә мәгарифкә багышлаган. Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Абдулла Алиш әсәрләрен яратып укыган Зәлиянең тормыш шигаре: «Алга!» икәнен дә беләм.
Кайчан гына карасаң да, Зәлия Раиф кызы ачык йөзле, мәрхәмәтле. Үзенең якты елмаюы белән ул иртән бакча тупсасын атлап кергән малайлар һәм кызларның гына түгел, ата-аналарның да күңелен күтәрә, бөтен көн буена җитәрлек шатлык бирә. Менә шундый булдыклы тәрбияче ул безнең. Аннан тирә-юнендәге кешеләргә карата игътибар һәм ярату бөркелә. Минем аның беркайчан да төксе чагын очратканым юк.
— Кешеләрне нык яратам, балаларны бигрәк тә! Үз төркемемдәгеләр генә түгел, башка төркемгә йөрүчеләр дә миңа үз балаларым шикелле. Җәйге ялым вакытында яисә озын ялларда да сагынам мин аларны. Тәрбияченең иң асыл сыйфаты мәрхәмәтлек дип саныйм. Үзең яхшы күңелле булсаң, кешеләр дә сиңа тартыла, алар да сиңа карата яхшыра бара. 
Яхшылыкның язылмаган сабакларын Зәлия Раиф кызы балалар белән аралашканда һәм татар телен өйрәтү шөгыльләрендә бирә. Туган телгә мәхәббәт тәрбияли. Шунысын да әйтергә кирәк, бу бакча балаларын татарча исәнләшергә һәм саубуллашырга, рәхмәт белдерергә дә ул өйрәтә, аларны шигырьләр белән мавыктыра. Үзе дә шигырьләр язганга, Зәлия Раиф кызы иҗади бәйгеләрдә катнаша, балаларны да төрле конкурсларга тарта, һәм алар бүләкләр ала. Зәлия Хуҗинаның зур теләге: Казан сәхнәсеннән үзенең иҗат җимешләрен яңгырату. Тагын бер хыялы — башкаланың заманча балалар бакчасында ачык шөгыльдә булу.
Лира ДӘҮЛӘТОВА
Фото Зәлия Хуҗинаның шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X