Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Үз эшеңне яратырга кирәк

Кеше сәламәтлеге, кайчагында тормышы да, медицина әһелләренең һөнәри осталыгыннан тора. Күп нәрсә урта медицина хезмәткәрләренә бәйле, бер генә табибның да эшен алардан башка күз алдына китереп булмый.

Шәфкать туташларының эше еш кына күләгәдә кала, чынлыкта исә бу бик җаваплы, авыр хезмәт.
Үзәк район хастаханәсенең терапия бүлеге өлкән шәфкать туташы Ризидә Әхмәтшина яраткан эшендә 30 елдан артык инде. Ни өчен бу һөнәрне сайлавы һәм нинди кыенлыкларны җиңәргә туры килә, ул безнең белән уртаклашты.
− Ризидә Нурисламовна, гаиләгез һәм үзегез турында сөйләгез әле.
− Мин Мамадыш районының Шәмәк авылында туганмын. Әти-әниемнең дүрт кызы булган, мин өлкәне. Минем олы ике улым һәм өч оныгым бар.
− Ни өчен бу һөнәрне сайладыгыз, ул сезне кай ягы белән җәлеп итте?
− Кечкенәдән кешеләргә булышырга, аларны дәваларга тели идем, шуңа күрә уйлап та тормадым. 1979-1983 Алабуга медицина училищесында укыдым. 1983 елдан терапия бүлегендә эшли башладым.
− Эшегездә иң кыены нәрсә?
− Авыруларның күңелен күрүдер, мөгаен. Һәр кешенең үз холкы, авырган вакытта, еш кына ярсучан һәм борчулы булалар.
− Беренче тапкыр укол ясавыгыз истәме?
− Әйе, хәтерлим, әлбәттә. Бик дулкынландым, кулларым калтырады. Беренчесе уңышлы чыккач, мин инъекцияләрне ышаныч белән ясый башладым.
− Шәфкать туташы булу өчен, нинди сыйфатларга ия булырга кирәк?
− Түземле, ягымлы һәм игътибарлы булырга кирәк.
− Сезнең бүлектә коллектив зурмы?
− Әйе, зур, 34 кеше, шуларның 4е табиб, 16 шәфкать туташы һәм 14 санитар. Коллектив оешкан, тату, бәйрәмнәрне бергә билгеләп үтәбез. Елга бер тапкыр тарихи шәһәрләргә экскурсиягә йөрибез - аларны профком оештыра. Мәсәлән, балалар белән Ижевскига бардык, Болгар, Казан, Свияжск шәһәрләрендә булдык.
− Өч дистә ел эчендә эш урынын алыштыру теләге тумадымы?
− Юк, беркайчан да. Мин терапиягә ияләндем һәм үземә башка урынны күз алдына да китерә алмыйм.
− Буш вакытыгызда ни эшлисез, яраткан шөгылегез бармы?
− Яерым бер хобби юк, ләкин бакчада казынырга, яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр консервларга, җиләк, гөмбә җыярга, балык тотарга яратам, Күптән түгел 3 килодан артык авырлыктагы җәен тоттым. Һәр кешегә ошаткан шөгылен табарга һәм эштән ял итәргә киңәш итәм.
− Газета укучылар белән берәр консервлау рецептын уртаклашырсыз, бәлки?
− Бик теләп. Бик тәмле һәм кетердәп торган маринадлы кыяр рецептын әйтәм. Өч литрлы банкага кыярларны, укроп "зонтик"ларын, Я расскажу простой рецепт очень вкусных и хрустящих маринованных огурцов. В трехлитровую банку закладываю огурцы, зонтики укропа, 3-4 өлеш сарымсак, урталай ярылган бер баш суган, кишер сабагы. Өстенә ике литр кайнар су коям, шуңа 5 аш кашыгы шикәр комы, 3 аш кашыгы тоз, 125 грамм 9 процентлы уксус өстим һәм капкачлыйм. Банкаларны әйләндерәм һәм томалап куям. Туганнарым һәм якыннарымның андый кыярларга исе китә.
− Эшегездәге берәр кызыклы очрак турында сөйләсәгез иде.
− Бервакыт безнең бүлектә бер әби яткан иде. Кичләрен ул рс халык җырларын җырлый иде, ул аларны яшьтән исендә калдырган. Җырларның сүзен белүчеләр, аңа кушыла иде, ә белмәүчеләр рәхәтләнеп тыңлый иде. Һәм, ышанасызмы, бу палатада авырып ятучылар башкаларга караганда алданрак сәламәтләнеп, чыгып киттеләр, шуңа күрә кыен чакта күңелне төшермәскә, уңай карашта булырга киңәш итәм.
− Тормышын медицина белән бәйләргә планлаштыручыларга ниләр теләр идегез?
− Даими укырга, белемнәреңне камилләштерергә, эшеңне яратырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев