Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Үз куллары белән матурлык тудыручы

Алабугада яшәүче Елена Азовцева төрле предметларны бизәү һәм реставрацияләү белән мавыга.

Бу эш белән Елена студент елларында ук мавыга башлый һәм елдан-ел осталыгын камилләштерә.
«Башта майлы буяулар белән рәсем төшерә башладым, әмма бу бик озак процесс. Буяуның берничә катламын киптерүгә бер ай чамасы вакыт китә. Ә 2014 елда акрил буяулар турында белдем, менә шунда чын-чынлап эшкә тотындым да. Хәзер миндә төрле акриллар, эмальләр, контурлар бик күп,» — ди алабугалы.
Елена үзенең беренче эшләрен әлегә кадәр саклый. Аларда пейзажлар сурәтләнгән, әмма, аның сүзләренә караганда, тәлинкәләргә төшерелгән орнаментларга ихтыяҗ күбрәк. Мондый бизәкләргә төрле мандалаларны да (борынгы сакраль символлар) кертергә була— барысы да клиент теләге буенча. Шул ук вакытта мастерның сәнгать белеме юк, әмма эшләр шулкадәр оста башкарылган, авторның профессиональ белеме булмау бер дә сизелми.
Елена кулында тәлинкәләр сәгать сыйфатында да икенче тормыш ала, мондый сәгатьләр вакытны билгеләү өчен генә түгел, ә карап сокланырлык матур эшләнмә буларак та кулланыла.
Хәзер Еленаның бизәү белән мавыгуына борынгы һәм гадәти булмаган әйберләрне реставрацияләү дә кушылган. Бу юнәлештә беренче эш — әбисеннән калган сандыкны торгызу булган. Ә аннан соң инде ул урындыклар, буфетлар, өстәлләрне дә яңартуга алына.
«Ирем белән бергә үзебез өчен реставрацияләгән бер өстәлебез бар иде. Без аны чистарттык, ачык төсләргә буядык, ә үзәген эпоксид сумала белән коеп ямадык, чөнки бу өлеш бик начар хәлдә иде. Эш бик күп вакытны алды һәм, ниһаять, аны тәмамлагач, миңа бер хатын-кыз язды, ул өстәлне аңа сатарга үгетли башлады. Без аны үз өебездә куярга теләгән идек, һәм мин нәрсә эшләргә дә белмәдем, тик ирем, бездә матур өстәлләр булыр әле дип, сатарга киңәш итте,» — дип искә ала Елена Азовцева.
Елена даими рәвештә иҗади эзләнүдә, вак-төякләрдә илһам эзли, һәм аның бер генә эше дә алдагысын кабатламый, ул аларның һәрберсен хәтерли.
«Алар хәзер дөньяның төрле илләрендә. Берсе Америкада, Швейцариядән дә заказ булды, шулай ук Мәскәүдә Цветаева музееннан ерак түгел яшәүче бер хатын-кыз Алабуга пейзажларын ясауны үтенде,» — дип сөйли ул.
Безнең белән очрашуда да Елена эшсез утырмады, ә чираттагы заказ — бер гаилә парының 30 ел бергә гомер итүләренә бүләк өстендә эшләде. Еленаны авыр хезмәт куркытмый, ә киресенчә, фантазиясен тормышка ашырырга ярдәм итә, әзер эшләнмә үзенең яңа хуҗаларына шатлык китерсен өчен, автор барысын да эшләргә тырыша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев