Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Үз йөкләре авыр түгел

Узган шимбәдә “Гуляй-парк”та Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышлап, хатын-кызларны күтәреп йөрү буенча чемпионат узды.

Чарага җыелучыларны бәйрәм белән райбашкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Людмила Рыбакова котлады.

– 2018 елда безнең районда нык гаиләләрдә меңгә якын бала туган, 977 күп балалы гаилә теркәлгән. Дәүләттән ярдәм бар, ләкин гаиләдә иң мөһиме – ир белән хатынның үзара ярдәме. Шуның аркасында, мәхәббәттә балалар туа. Район башлыгы исеменнән барыгызны да гаилә бәйрәме белән котлыйм. Гореф-гадәтләрегезне хөрмәт итегез, гаилә кыйммәтләрен балаларыгызга һәм оныкларыгызга тапшырыгыз, теркәлгән никахлар саны елдан-ел үссен һәм балалар күбрәк тусын, − диде Людмила Рыбакова.

Гадәт буенча 45 ел бергә яшәгән Граховлар гаиләсенә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” Бөтенроссия медале тапшырылды. Надежда Александр кызы белән Иван Дмитрий улы күрше-тирәдә генә яшәп, бер сыйныфта белем алганнар, мәктәп олимпиадаларында бергә катнашканнар. Шулай итеп, үзләре дә сизмәстән, балачак мавыгуы дуслыкка, аннары мәхәббәткә күчкән. Кызыл туйларын гаилә 1974 елның август ахырында үткәрә. Граховларның ике баласы һәм ике оныгы бар.

– Хәзер шундый мизгелләрдә күпме еллар бергә гомер итү турында уйлана башлыйсың. Шунысы сөендерә, мондый чараларга хәзер зур игътибар бирелә, әлбәттә, алар, һичшиксез, гаиләне ныгытуга ярдәм итә. Барыгызга да ныклы сәламәтлек һәм киләчәктә бәхетле гаилә тормышы телим, − дип мөрәҗәгать итте бәйрәм кунакларына Иван Грахов.

Чара концерт программасы белән дәвам итте, аны “Гаилә − илһам чыганагы” муниципаль конкурсы лауреатлары тәкъдим итте. Ул безнең шәһәрдә “Ныклы гаилә” партия проектын тормышка ашыру кысаларында беренче тапкыр үткәрелде. Бәйрәм бәйгесендә катнашучылар арасында – Вера Нурумова һәм Анастасия Силкина, Хәбибуллиннар гаиләсе, Альмира һәм Гүзәл Әсләмовалар, Саутиннар гаиләсе бар иде.

Район башкарма комитетының загс бүлеге җитәкчесе Людмила Григорьева юбилярларны котлады. Шул рәвешле, 55 ел бергә гомер иткән Сергеевларны, 50 ел яшәгән ирле-хатынлы Вдовиннар һәм Лемасовлар гаиләсен, 25 еллык юбилейлары белән Козыревларны котладылар. Ә Кәримовлар гаиләсен бер ел гомер итүләре белән тәбрикләделәр.

Бәйрәмнең төп сәхнәсендә “Көн бәхеттән башлана” газетасында фотоконкурста җиңүче дә бүләкләнде. Редакциягә 40тан артык фотосурәт килгән. Алар арасыннан өстенлек иң җылы гаилә мизгелләре сурәтләнгән күп балалы Сабуровлар гаиләсенә бирелде. Аларга торт һәм диплом тапшырылды.

Һичшиксез, бәйрәмнең иң күңелле өлеше – хатын-кызларны күтәреп йөрү буенча I муниципаль чемпионат булды. Анда унбер пар катнашты. Ярыш шартлары буенча, ир хатынын старттан финишка кадәр күтәреп, аны төшереп җибәрмичә узарга тиеш иде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу җиңел булмаган эшне катнашучылар төрлечә башкарды, әмма барысы да мөмкин кадәр тизрәк финишка җитүдә омтылыш күрсәтте. Нәтиҗәдә, көндәшләрен күп балалы пар Виктор һәм Эмма Евдокимовлар узып китте. Җиде ел элек тормыш корып җибәрсәләр дә, алар инде мәктәптән үк аерылмас булганнар.

− Тормышта без спорт белән янәшә атлыйбыз, бөтен гаилә белән шөгыльләнәбез. Мондый чемпионатта беренче тапкыр катнашабыз, әмма безгә барлык каршылыкларны да җиңеп чыгу кыен булмады, − дип фикерләрен уртаклашты гаилә башлыгы Виктор Евдокимов.

Бу гаилә пары киләсе елда да катнашырга ниятли, ә әлегә алар актив шөгыльләнәчәк – Виктор хатынын кулларында мөмкин кадәр ешрак йөртергә вәгъдә итте!

Чемпионатта икенче булып Ермаковлар гаиләсе килде, өченче урынга Селиверстовлар лаек булды. Сүз уңаеннан, бу ярышта җиңелүчеләр булмады, һәр гаилә үз номинациясендә бүләкләнде. Мәсәлән, Галина һәм Александр Феногентовлар “иң креатив” булдылар, Юлия һәм Илья Красновлар – “иң үзенчәлекле”, җиңүгә омтылыш өчен Вера һәм Георгий Николаевларны бүләкләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев