Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Зарланасызмы?

Өлкән яшьтәге алабугалы үзенең куллану хокукларын бозулары хакында шикаять белән редакциябезгә мөрәҗәгать итте. Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре аның соравына җавап бирде. − 15 майда мин тонометрымны гарантия буенча төзекләндерергә бирдем. Даруханә хезмәткәрләре өч атнадан килеп алырга кушты. Шулай булса да, билгеләнгән көнне килгәч, тагын ай ярым көтәргә кирәк, диделәр. Закон буенча тонометрны күпме вакыт эчендә төзәтеп бирергә тиешләр?

− 07.02.1992 елдан “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының 20 маддәсенә ярашлы рәвештә, товар җитешсезлекләрен бетерү вакыты ике якның да язма килешүе белән билгеләнмәгән булса, бу кимчелекләр җитештерүче (сатучы, вәкаләтле оешма яисә вәкаләтле шәхси эшмәкәр, импортчы) тарафыннан кичектергесез, ягьни бик тиз арада бетерелә. Ике якның килешүе белән язмача билгеләнгән әлеге вакыт чиге кырык биш көннән артык булырга тиеш түгел. Шушы Законның 21 һәм 22 маддәләрендә каралган вакыт чиген бозган, шулай ук кулланучының товарны төзекләндерү вакытына аңа шундый товарның икенчесен бирү таләбен үтәмәгән (үтәүне тоткарлаган) өчен, сатучы соңга калган һәр көнгә товар бәясенең бер проценты күләменнән түли.

− Кан тамырлары киңәюдән оек сатып алганда, ваемсызлыгым аркасында, тиешсез үлчәмлесен алганмын. Кирәклесенә алыштырмакчы идем, фармацевт баш тартты. Законлымы бу?

− 19.01.1998 елдан РФ Хөкүмәте Карарында расланганча, тиешле сыйфаттагы товарны башка үлчәмдәгесе, төрдәгесе, рәвештәгесе, зурлыктагысы, фасондагысы, төстәгесе яисә тупланмадагысына алмаштырыла алмый яисә кайтарылмый торган товарлар исемлеге гамәлдә. Аларга түбәндәгеләр керә

- өй шартларында авыруны кисәтү яки дәвалау өчен товарлар (металл, резина, тукыма яисә башка чималдан булган санитария һәм гигиена әйберләре, медицина кораллары һәм җайланмалары, авыз куышлыгын чиста тоту чаралары, күзлек линзалары, балаларны карау кирәк-яраклары), дару препаратлары;

- шәхси гигиена әйберләре (теш чистарткычлар, тараклар, чәч кыстыргычлар, бигуди, париклар, шиньон һәм башка шундый әйберләр);

- бизәнү-ясану әйберләре;

- текстиль товар (киҗе-мамык, киндер, ефәк, йон һәм синтетик тукымалар, тукылмаган чималдан ясалган тасмалар, челтәр һәм башка әйберләр);

- кабельле эшләнмәләр (үткәргечләр, шнурлар); төзү һәм бизәү материаллары (линолеум, пленка, келәм капламалар һәм башкалар), метрлап җибәрелә торган башка товарлар;

- тегү һәм трикотаж эшләнмәләр (теккән һәм трикотаж кием, оекбаш әйберләр);

- өлешчә яки тулысынча полимер чималдан эшләнгән һәм ашамлык тия торган әйберләр (савыт-саба һәм аш бүлмәсе кирәк-яраклары, ризык саклау һәм йөртү өчен, шул исәптән бер кулланыштагы, савытлар һәм төрү материаллары);

- көнкүреш химиясе әйберләре, пестицидлар һәм агрохимикатлар;

- көнкүреш җиһазы (йорт җиһазлары һәм комплектлары);

- кыйммәтле металл яисә кыйммәтле ташлардан ясалган бизәнү әйберләре;

- автомобиль һәм мотовелотоварлар, тагылма һәм аларга җайланмалар; авыл хуҗалыгы эшләре өчен кече механика чаралары; суда һәм көнкүрештә кулланыла торган йөзү чаралары;

- гарантия вакытлары билгеләнә торган техник катлаулы көнкүреш товарлары (металл кисә һәм агач эшкәртә торган станоклар; электр-көнкүреш әйберләре; көнкүреш радиоэлектрон аппаратлар; көнкүреш исәпләгеч һәм күбәйткеч техника; фото-кино аппаратлары; телефон аппаратлары һәм  факсимиль аппаратлар; электр-музыка кораллары; электрон уенчыклар, көнкүреш газ җиһазлары һәм җайланмалары; кул һәм кесә механик, электрон-механик һәм электрон, ике яисә артыграк функцияле сәгатьләр);

- гражданнар коралы, гражданнар һәм хезмәт утлы коралының төп өлешләре, патроннары;

- хайваннар һәм үсемлекләр;

- басма булмаган матбугатитаплар, брошюралар, альбомнар, картография һәм ноталы, табаклы басмалар, календарьләр, буклетлар һ. б.).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев