Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Үзем тапкан мал түгел...

Пролетар урамындагы 44 нче йортта яшәүчеләр өчен якшәмбе төне тыныч булмый: түбәдән капиталь ремонт өчен әзерләп куелган төзелеш материаллары коела.

Якшәмбе көнне кичке сәгать тугызда яшь әни Оксана гадәттәгечә баласын йокларга сала. Тик тәрәзә артында яңгыраган гөрселдәү тавышы кинәт тынычлыкны боза. Гөрселдәүнең сәбәбен белергә теләп тәрәзәдән урамга караган Оксана җирдә яткан арба күрә (гадәттә андый арба белән төзелештә кирпеч, ком ташыйлар). Кичке вакыт булуы һәм якын-тирәдә кешеләрнең булмавы гына зур бәладән коткарып кала. Арба артыннан төзелештә кия торган каска, альпинистик кораллар җиргә төшә. Йортта яшәүчеләр игътибарлы булганга билгесез затлар кеше милке белән файдаланырга җитешми кала.

Йортта яшәүчеләр өч яшүсмернең түбәдә тәртипсезлек кылып йөрүен күреп ала һәм шунда ук полициягә шылтырата. Полиция хезмәткәрләре төнге сәгать уникенче яртыда гына килә. Бу вакытта инде Оксананың тәрәзә астында яткан арба да юкка чыга...

Шулай да яшүсмерләргә хокук саклаучылар алдында җавап тотарга туры килде, диде полиция инспекторы Любовь Бикмуллина. Яшүсмерләрнең берсе үзенә касканың ошавын һәм аны истәлеккә калдырырга теләвен, икенчесе исә альпинистик коралларга күзе төшүен аңлата.

(Димәк, әгәр мин өйдә ремонт ясарга телим икән, капиталь ремонт барган җиргә барып, чиләге белән буяу алып китә алам булып чыга түгелме?. - авт.иск.)

Түбәгә менеп, төзелеш кирәк-ярагын үзләштерергә теләгән малайлар бу турыда беркем дә белмәс дип уйлагандыр, мөгаен.

Әлеге факт буенча тикшерү эшләре үткәрелә. Урлашумы бу, әллә хулиганлыкмы - моны инде хокук саклау органнары ачыклар.

Бу инде капиталь ремонт барышында теркәлгән икенче очрак. Беренчесендә (май ахырында) билгесез кешеләр подвалдан 27 мең сумлык электр инструментлары урлаган иде.

Алия СИРАЕВА

Автор фотосы

Подпись к фото - Түбәгә менү - батырлык түгел. Кылган гамәлләрең өчен җавап бирә белергә дә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев