Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Үзенчәлекле балалар өчен йога нәрсә ул?

Күптән түгел “Мәрхәмәтлелек планетасы” яшьләр һәм инвалид балалар төбәк иҗтимагый оешмасында тәрбияләнүчеләр өчен йога буенча дәресләр яңадан башланып китте. Аларны ике елга якын үткәрмәгән булганнар.

Сүзне дәресләр тарихыннан башлыйк. Алабугада сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен йога дәресләрен ун ел элек үк үткәрә башладылар. Мондый проектны оештыручы һәм аның идея рухландыручысы – йога инструкторы Ирина Усманова. Ул моны бүгенге көндә хәйрия нигезендә башкара. Әмма, кайбер сәбәпләр аркасында, ике ел элек проектны туктатырга туры килгән. Һәм менә, быел көз, озын паузадан соң, “Мәрхәмәтлелек планетасы” балалары һәм аларның әти-әниләренә шатлыкка, йога белән шөгыльләнү яңадан башланды.

Белгечләр сүзенә караганда, йога сәламәт кешеләр өчен генә түгел, махсус ихтыяҗлары булган кешеләр өчен дә файдалы. Аның белән бушану, хәлне яхшырту максатыннан шөгыльләнәләр, аны аерым фәлсәфә итеп кабул итәләр. Үзенчәлекле балалар өчен йога – үз гәүдәсен аңларга, тоярга, аңа (һәм үзеңә) куанып яшәргә ярдәм итә. Бу физик һәм психик җитешсезлекләре булганнарга  ярдәм (“Мәрхәмәтлелек планетасы” үзәге карамагындагы балалар арасында – ДЦП, терәк-хәрәкәт аппараты авырулары, акыл һәм психик үсеш үзенчәлекләре булган балалар. – Авт.иск.). Ирина Усманова сүзләренә караганда, үзенчәлекле балалар белән йога күнегүләрен дә үзенчәлекле оештыру мөһим.

– Мин аларны тоям, аларның нәрсә булдыра һәм булдыра алмаганын аңлыйм, шуңа күрә биремнәрнең алар башкарырлыгын гына бирәм. Уен формасында дәресләр үткәрергә тырышам. Күңелле булганда, алар барысын да үтәп чыга.

Бүген йога белән мөмкинлекләре чикләнгән 15 бала даими шөгыльләнә. Аларның берсе – Илдар Галәветдинов, әнисе әйтүенчә, ул һәр җомганы түземсезлек белән көтә.

Мондый дәресләр барыбызга да бик ошый. Бу эшнең файдасы бар дип әйтә алам. Һәр дәрестән соң, улымның богауланган мускулларының киеренкелеге бушанганын күрәм, ә бу бик мөһим. Әгәр элек гади физкультура белән шөгыльләнүләрдән файда булмаса, бу дәресләрдә барысы да килеп чыга. Ирина Владимировна алар белән физик күнегүләр ясап кына калмыйча, мантыйк һәм фикерләү дәресләре дә үткәрә. Өстәвенә, балалар командасы тагын да дуслаша.

“Мәрхәмәтлелек планетасы” үзәге мөгаллиме Тамара Смирнова сөйләвенчә, күнегүләрдә, балалардан тыш, аларның әти-әниләре дә катнаша.

– Кайбер балалар бик катлаулы, шуңа да ата-аналар бөтен гамәлләрне  контрольдә тота. Әйтергә кирәк, йога дәресләре барлык ата-аналарга да ошый. Бездә бу дәресләргә башка төбәкләрдән үзенчәлекле балалар килгән иде, аларга бу бик кызыклы. Әти-әниләрнең барысы да тырыша, сәламәтлекләре – бары тик үз кулларында гына икәнен аңлый алар.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, йога дәресләре атнага бер тапкыр уза: йә “Мәрхәмәтлелек планетасы” яшүсмерләр һәм инвалидлар өчен төбәк үзәге базасында, йә “Иллюзион” кинотеатры базасында.

Тамара Смирнова фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев