Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Зур гаиләдә тагын бер бәйрәм

Интернат-йортта тәрбияләнүче картлар һәм инвалидларның зур һәм тату гаиләсе Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үтте.

Шәһәр Мәдәният сарае, Яшьләрнең Татарстан халыклары ассамблеясы, Алабуга районының китапханәләр системасы, яшьләр һәм инвалидларның “Мәрхәмәтлелек планетасы” Төбәк җәмәгать оешмасы коллективлары Алабуга картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләргә концерт әзерләгән иде. “Кызлар” һәм “малайлар”, аларны биредә шулай атап йөртәләр, үзләре дә читтә калмады: алар рәхәтләнеп җырлады, конкурсларда катнашты, биеде һәм интернат турында язган шигырьләрен укыды. Бу йорт алар өчен чын өйгә әверелгән, биредә яшәүчеләр – олы бер гаилә.

− Без өлкән яшьтәгеләргә кайгыртучанлык күрсәтергә тырышабыз, алар үзләрен кешеләр арасында актив тойсыннар, шуңа да бүгенге бәйрәм безнең өчен әһәмиятле. Мондагы хезмәткәрләр дә, бездә яшәүчеләр дә, без аларны “ял итүчеләр” дип атыйбыз −  бер зур гаилә. Аларның көр күңеле һәм елмаюы – хезмәтебезнең төп нәтиҗәсе, − диде интернат-йортның директоры Галина Калашникова.

Монда торучылар бәйрәмне түземсезлек белән көткән. Эчке ишегалдында ясалган сәхнә алдына алар берничә минут эчендә җыелды. Кемдер коляскасында, кайберләре ашыкмый гына үзләре килгән. Чыгышларны караганнан соң, дуслык әйлән-бәйләне булды.

Миңа бары да ошады: биюләр дә, җырлар да. Бәйрәмнәр бездә еш була. Гадәттә алар холлда үтә, бүген – ачык һавада, шунлыктан күңелләр тагын да күтәренке, − ди 84 яшьлек Дмитрий Рожин.

Бүген бу бинада 130 өлкән кеше яши, шуларның 123е – инвалидлар. Яшь зур һәм хасталык булуга карамастан, аларның күңелләре картаймаган, һаман да яшьләрчә җәһәт, актив тормыш белән яшиләр: аралашалар, физкультура белән шөгыльләнәләр, мәдәни-күңел ачу чараларында катнашалар.

− Бүген бездә ял итүчеләр үтәгән биремнәрдән рәсем ясау гадиләрдән булып чыкмады. Шул рәвешле, алар кул чукларын хәрәкәтләндереп, уңай халәткә ирешә, баш миенең яхшы эшләвенә тәэсир итә. Ярышып эшләү дә бик мөһим, − дип өстәде Галина Калашникова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев