Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Зәй һәлакәте: "Автовокзаллар Евразия корпорациясе" генераль директоры тоткарланган

Фирма җитәкчесе икедән артык кеше үлеменә китергән, иминлек шартларына җавап бирмәгән хезмәт күрсәтүдә гаепләнә.

(Казан, 2 июль, «Татар-информ»). Зәй районында булган юл-транспорт һәлакәте сәбәпле кузгатылган җинаять эше буенча "Автовокзаллар Евразия корпорациясе" генераль директоры тоткарланган, компаниядә хәзер тентүләр үткәрелә.

Фирма җитәкчесе икедән артык кеше үлеменә китергән, иминлек шартларына җавап бирмәгән хезмәт күрсәтүдә гаепләнә, дип җиткерә Россия тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе.

Моннан тыш, Татарстан прокуратурасы икедән артык кеше үлеменә китергән иминлек шартларына җавап бирмәгән хезмәт күрсәтү һәм юл кагыйдәләрен бозу фактлары буенча кузгатылган җинаять эшләрен берләштерү һәм алга таба дәвам итү өчен Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш Тикшерү идарәсеннән алып, Россия Тикшеру комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсенә тапшыру карарын кабул итә.

Хәзер тикшерүчеләр фаҗига урынында төрле фаразларны, шул исәптән йөк машинасы фаралары яктылыгы автобус йөртүчесе күзен чагылдырып, һәлакәт килеп чыгу очрагын да карый.

Һәлак булганнарның исемнәрен ачыклау эше бара. Суд-медицина һәм втотранспорт экспертизалары билгеләнгән.

Искәртеп үтик, Самарадан Ижауга бара торган пассажир автобусы бүген төнлә 00.37 сәгатьтә Зәйдән чыгу юлында һәлакәткә тарыган. Автобус һәм йөк машинасы 14 кеше һәлак булып, 15е төрле җәрәхәтләр алган. Әлеге факт буенча җинаять эшләре кузгатылган.Татарстан Президенты указы нигезендә, 2 июль республикада матәм көне дип игълан ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев