Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Зәй районындагы һәлакәт буенча кайнар линиягә 150дән артык шалтырату булган

Шалтыратучыларның төп сораулары автобуста булган кешеләрнең хәле һәм үлгәннәрне тану процедурасы буенча булган.

(Казан, 2 июль, «Татар-информ»). Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе кайнар линиясенә 150 дән артык шалтырату булган. Кайнар линия Зәй янында пассажир автобусы белән булган юл-транспорт һәлакәтеннән соң ачылды. Шалтыратучыларның төп сораулары автобуста булган кешеләрнең хәле һәм үлгәннәрне тану процедурасы буенча булган, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәте.

Кайнар линиянең күп каналлы телефоннары: 8-843-227-46-96; 8-843-227-45-63.

Искәртеп узабыз, бүген 00.37 сәгатьтә Зәйдән Әлмәткә таба чыгу юлында "Неоплан" пассажир автобусы белән "КАМАЗ" йөк машинасы бәрелешә. Бәрелешүдән соң "Самара-Ижау" шәһәрара автобусы кюветка әйләнеп төшә һәм яна башлый.

Юл-транспорт һәлакәтендә 14 кеше һәлак булды, шуларның икесе бала. Шулай ук 15 кеше төрле дәрәҗәдәге зыян күрде. Татарстан Президенты указы буенча, 2 июль республикада матәм көне дип игълан ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев