Татарстанның Зәй районындагы юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә янган автобустан барлык үлгәннәрнең гәүдәләре алынган. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына Россия тикшеру комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Эльвира Газизова җиткерде.
Соңгы мәглүматлар буенча, Самарадан Ижауга юл тотучы автобус һәм йөк машинасы бәрелешү нәтиҗәсендә 14 кеше үлгән. Алдан 13 һәлак булучы, шул исәптән ике бала, һәм 15 зыян күрүче хакында хәбәр ителгән иде.
Россия тикшеру комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе хәбәр итүенчә, зыян күргән 6 кешене Чаллы хастаханәснә, тагын 6сын Әлмәт «Татнефть» медсанчастена озатканнар. Өч кеше, шул исәптән 17 яшлек егет, амбулатор күзәтүе узган.
Эльвира Газизова зыян күргән автобуста Чаллыдан 5 кеше баруын, берсе Менделеевскига, калганнары Ижауга юл тотуын җиткерде.
Искәртеп үтик, Самарадан Ижауга баручы пассажир автобусы белән фаҗига бүген төнлә 00.37 сәгаттә Зәй районында булды.
Нет комментариев