Ә син грипптан прививка ясаттыңмы?

11.09.2017 11:51 | ҖӘМГЫЯТЬ Печать

Ә син грипптан прививка ясаттыңмы?

Алабуга районында, бөтен республикадагы кебек үк, гриппка каршы чираттагы прививкалау компаниясе башланды.

Прививка кампаниясенә беренчеләрдән булып район башлыгы Геннадий Емельянов кушылды.

– Грипптан вакцина алу – бик мөһим эш, биредә үзеңнән башлау дөресрәк булыр, Һәр җитәкче вакциналау үтәргә, шуның белән үз кул астындагыларга үрнәк күрсәтергә тиеш. Кешеләр моның уйлап чыгарылган түгел, әһәмиятле чара икәнен күрсен. “Эшлекле сишәмбе”гә килүчеләрнең һәммәсе үтсен. Шушында ук медпункт оештырырбыз, моның өчен бүлмә билгеләрбез, – дип белдерде Геннадий Емельянов. 

Ел саен, көзгә таба гриппны кисәтү чаралары турында сүзләр куера башлый. Бәхәс килеп чыга – прививка ясатыргамы-юкмы. Шул ук вакытта медицина хезмәткәрләре гриппны булдырмас өчен иң яхшы чара вакцина булуы турында инде беренче тапкыр гына әйтмиләр. Роспотребнадзор мәгълүмәтенә караганда, вакцинация авыру мөмкинлеген берничә мәртәбә киметә, авырган вакытта да, ул җиңелчә уза.

“Эшлекле сишәмбе” барышында Алабуга үзәк район хастаханәсенең баш табибе Шәфкать Әхмәтҗанов алабугалыларны, бигрәк тә ата-аналарны, вакцинаның зарары турында имеш-мимешләргә ышанмаска чакырды:

− Статистика тәкәббер нәрсә: ТР Мәламәтлекне саклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, соңгы өч елда грипптан үлем очракларында зурлар һәм балалар арасында берсе дә вакцина алмаган булган. Фаразлап һәм уйлап чыгарырга кирәкми: гриппка каршы бердәнбер гамәли ысул – вакциналау.

Быел районда яшәүче 34 меңнән артык кешегә прививка ясарга планлаштырылган. Бу гомуми халык санының 42 проценты дигән сүз һәм ул күрсәткеч былтыргыдан 5 меңгә артык. Бүгенгә 10710 доза алынган: 6100е зурлар өчен “Совигрипп” дозасы, 1825 доза – “Ультрикс” – мәктәпкәчә яшьтәге балаларга һәм 2785е – мәктәп укучыларына. Быел вакцина үткәрү иртәрәк башланып китте. Табибләр моның хәзер нәкъ вакыты булуына ышана. Беренчедән, аны эпидемия башланганчы ясарга кирәк. Икенчедән, җәй айларында ял иткән организм вакцинаны яхшы кичерәчәк.

Прививка кампаниясенә беренчеләрдән булып район башлыгы Геннадий Емельянов һәм Алабуга үзәк район хастаханәсенең баш табибе Шәфкать Әхмәтҗанов кушылды. Эстафетаны башка җитәкчеләр күтәреп алды. Прививкалар календаре буенча, гриппка каршы вакцина мәктәп укучыларына, студентларга, яше 60тан узган кешеләргә, мәгариф һәм сәламәтлек саклау хезмәткәрләренә, хәрби хезмәткә чакырылучыларга ясала. Прививканы, балалар һәм зурлар поликлиникасына килеп, теләгән һәркем ясата ала, медицина бригадалары балалар бакчаларына, учреждение һәм предприятиеләргә чыга. Балалар әти-әниләренең язма ризалыгы белән генә прививкалана.

− Хәзерге вакцина инактивирланган (вируслары юк ителгән) аларда тере компонентлар юк –  кисәкчекләр (антигеннар) гына бар, − ди Наталья Ларина.

Вакцина составында H1N1 бар – быел гриппның нәкъ менә шул төре авыруның артуына китерәчәк дип уйлыйлар, шулай ук – H3N2 һәм В тибындагы грипп компоненты.

Йомырка агына карата аллергия булган кешеләргә гриппка каршы вакцина ярамый. Вакытлыча, прививка ясатуны озакка сузылган авырулы,  ялкынсынулы авырулары көчәйгән кешеләргә кичектереп торалар. Вакциналау алдыннан һәр кешене дә табиб тикшерә, аннан соң гына рөхсәт бирә.

Билгеле, прививканы ел саен ясатучылар аны торган саен җиңелрәк үткәрә. Берничә ел дәвамында прививка алмаучылар организмына тәэсир төрлечә булырга – тамак кычытып, температураның бераз күтәрелүе, прививка урыны кызаруы күзәтелергә мөмкин.

− Шулай да ул авыру башланды дигән сүз түгел, организмның җавабы, иммунитет барлыкка килү. Ике-өч көннән соң бу күренешләр юкка чыга, − дип раслый эпидемиология табибе.

Прививканы авыру таралып өлгергәнче, декабрьгә хәтле ясату әһәмиятле. Соңгы берничә елда безнең районда грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны кимеде. Медицина хезмәткәрләре моны прививкалау кампаниясенең активлыгы белән бәйли. Шунысын онытмаска кирәк: гадәттә грипп авыр уза, аннан соң үпкә ялкынсынуы, колак ялкынсынуы, гайморит, синусит, йөрәк мускуллары авыртуы кебек җитди нәтиҗәләр калуы бар.

Грипп тиз йогучан, ул авыру кеше белән бер автобуста янәшә барганда яисә чир азынган вакытта сәүдә үзәгендә булганда эләгергә мөмкин.  

− Прививка ясату кирәк, шул чагында без үзебезне генә түгел, тирә-юньдәгеләрне дә саклап калабыз. Кызганыч, бездә прививкаларга актив каршылык күрсәтелә. Һәркем үзе сайларга тиеш. Әгәр дә прививка ясатырга  ниятләгәнсез икән, уңай кичерешләр белән барыгыз, бу да мөһим роль уйный, организмның прививканы ничек кабул итүенә тәәсир ясый, − дип киңәш итә доктор.

Хуплаучылар һәм “каршы”лар

З. Әгъләмова:

− Гриппка каршы прививкаларны һәрвакыт ясата идек. Былтыр кайберәүләрне тыңлап, бармаска булдык – бөтен гаилә белән нык авырдык, ике атна яттык. Быел үземә ясаттым инде, ярыйсы кичердем, балаларга да ясаттырачакбыз, беркемне дә тыңлыйсы түгел.

Юлия Кузнецова:

− Прививкалау кирәк дип уйлыйм, үзеңнең һәм балаларыңның сәламәтлеген куркыныч астына куярга ярамас. Беренчедән, грипп үзе авыр чир, икенчедән, аның нинди кыенлыклар китереп чыгаруы билгесез.

Женечка Girlyanda:

− Без балалар бакчасында прививка ясатудан баш тарттык. Грипп вирусы һәр ел үзгәреп тора, организмга файдасы булмаган артык химия генә дип саныйм.

Марсель Садыйков:

− Балага бер яшь ярым, бер прививка да ясатмадык. Нигә кечкенәдән организмны таушалдырырга? Без барыбыз да сәламәт үстек, җылырак киенеп йөрдек.

 

Нәрсә ул грипп?

Грипп – йогышлы авыру, аның белән теләсә кем чирләргә мөмкин. Авыру кешедән грипп вирусы сәламәт кешенең борын куышлыгына күчә.

Грипп таралу юллары

- һава тамчылары аша (иң күп таралганы);

- көнкүреш кирәк-яраклары аша.

Грипп билгеләре

- температура 37,5–39 °С;

- баш авыртуы;

- мускуллар, буыннар авыртуы;

- туңу;

- ютәл;

- томау яисә борын тыгылу;

- тамак төбе авырту.

Гриппны кисәтү кагыйдәләре:

- прививканы эпидемия чоры башланыр алдыннан ясатыгыз;

- кеше күп урында, җәмәгать транспортында булу вакытын чикләгез;

- кеше җыела торган урыннарда битлек киегез;

- йөткергән яисә төчкергән кешеләрдән ерак йөрегез;

- кулларыгызны сабынлап даими юыгыз, аеруча урамнан соң;

- борын куышлыгын юдыртып торыгыз;

- бүлмәгезне җилләтегез, юеш чүпрәк белән җыештырып торыгыз;

- С витаминлы ашамлыкларны (мүк җиләге, нарат җиләге, лимон), суган һәм сарымсакны күбрәк кулланыгыз;

- сәламәт яшәү рәвеше алып барыгыз, туйганчы йоклагыз, тиешенчә тукланыгыз һәм физкультура белән шөгыльләнегез.

Халык медицинасы киңәшләре

Нина Белова:

− Миндә грипптан ничек саклану һәм авырган очракта тизрәк савыгу буенча күп кенә киңәшләр тупланган. Алар арасында нәтиҗәле дп түбәндәгеләрен саныйм. Чирне булдырмас өчен, коры чиста чәйнек алыгыз. Сарымсакны чистартып ваклагыз, 50х50 смантиметрлы марля кисәгенә җәеп, чәйнек төбенә салыгыз. Шул рәвешле, йорт ингаляторыгыз булыр. Гаиләгез белән көненә ике-өч тапкыр чәйнек борыны аша сарымсак фитонцидларын сулагыз, грипп белән авырмассыз. Дәвалану өчен, 27 грамм тубылгы чәчәге яисә тамырына 50 мл шайтан тырнагы гөле (календула) төнәтмәсе кушып, борулы капкачлы пыяла банкага салыгыз, шуңа 200 мл чиста (хлорсыз) су өстәгез һәм 1 сәгать дәвамында кайнап тормаган су мунчасында 80-90 градуста, тагын бер сәгать буе банканы судан алганнан соң төнәтегез. Төнәтмәне сөзеп, үләнне яңадан кулланырга була. Бу юлы 250 мл күләмендә су белән аракы катнашмасы (1:1) алына, аны 10 минутка су мунчасына куялар, шуннан соң утын сүндереп, тагын 2 сәгать тоталар. Сөзәләр. Беренче төнәтмәне зурлар көнгә 3 тапкыр икешәр чәй калагы эчә, икенчесен – өчәр чәй калага. Балаларга – яшенә карап.

Тубылгы вируска каршы бик яхшы чара булып тора һәм гриппны гадәттәгегә караганда өч мәртәбә тизрәк дәвалый. 


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить

В Республике