Алабугада Иван Шишкин һәйкәле
-
Адресы:
Алабуга, Говоров урамы
Тойма елгасы ярында, Шишкинның йорт-музее һәм Бөек Ватан сугышы мемориалы янында, Иван Шишкинның уникаль һәйкәле тора. Һәйкәлнең авторы – Ю.Орехов. Ул рәссамны тулы буйлы итеп сурәтләгән, Иван Шишкинның бер кулында пумалалар, ә икенче кулында – рамкалар. Рәссамның карашы Шишкин буаларына һәм Тойма елгасына юнәлтелгән. Бу һәйкәлнең үзенчәлеге – аның дөньяда бердән-бер булуы. 2023 елның декабрендә Ленин мәйданында шулай ук шәһәр башлыгы, сәүдәгәр һәм бөек рәссамның әтисе Иван Васильевич Шишкинга һәйкәл куелды.