Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы

Алабуганың Заманча этносәнгать музее

Алабуганың Заманча этносәнгать музее
  • Эш вакыты:

    сиш-якш 09:00 – 18:00

  • Телефон:
    • 8 (85557) 9-91-30
  • Сайт:

    https://www.elabuga.com/workshops/aboutWorkshops.html

  • Адресы:

    Алабуга, Казан урамы, 17 йорт

Бу музейда халык сәнгатенең күпләргә таныш үрнәкләрен очратырга була. Болар: палех лаклы миниатюрасы, хохлома, гжель, Дымков балчык уенчыклары, Богородскидан сырлап эшләнгән әйберләр, Абашев курае, Филимонов уенчыклары, Торжоктан челтәрле һәм алтын тегү әйберләре, Павлов Посадның һәм Оренбургның данлыклы мамык шәлләре, Каслин осталарының чуеннан сәнгати коюлары, Златоуст пычаклары һәм башкалар. Заманча сәнгатькә багышланган бүлектә кулдан туку, агачны челтәрләп кисү һәм бизәк төшерү, тукымага рәсем ясау, чүлмәк ясау, балчык уенчыклар, пыяла эшләнмәләр һәм халык курчаклары тәкъдим ителгән. Барлык экспонатлар да югары сыйфатлы башкарылу һәм танылган автор стиле белән аерылып тора, аларда заманча техника һәм традицион мотивлар тирән халык тамырлары белән гармонияле рәвештә яраша. Музей-остаханәнең төп коллекциясендә 504 әйбер саклана, шуларның 466сы Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең төп фондына керә.