Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
Алабугада спорт: секцияләр һәм командалар турында актуаль мәгълүмат

Алабугада спорт: секцияләр һәм командалар турында актуаль мәгълүмат

Бу бүлектә Алабугада спорт белән шөгыльләнергә мөмкин булган урыннар һәм безнең шәһәрдә нинди спорт командалары булуы турында сөйлибез.

Алабугада һәм районда спорт тормышы актив үсә. Шәһәрдә йөзү, теннис, көрәш, тхэквандо, гимнастика, җиңел атлетика, хоккей, футбол, баскетбол һәм башка спорт төрләре белән шөгыльләнергә мөмкин булган бик күп объектлар бар.

Алабугадагы спорт объектлары

«Единая Россия» спорт комплексы
«Чемпион» физкультура-савыктыру комплексы
Алабуга боз сарае
Алабугада «Олимп» спорт мәктәбе
Алабугада «Август» футбол манежы
Алабугада 1нче спорт мәктәбе
Алабугада 2нче спорт мәктәбе

Алабугада «Всеобуч» спорт проекты

«Всеобуч» — шәһәр мэры Рөстәм Нуриев һәм йөзү федерациясе президенты Вадим Махеев тарафыннан гамәлгә куелган социаль инициатива. Проектның төп бурычы — икенче сыйныф укучыларын йөзү нигезләренә өйрәтү, аларның сәламәтлеген ныгыту һәм спорт белән шөгыльләнүгә кызыксыну уяту. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу программаны уңышлы тормышка ашыру өчен Алабуга районына йөзү буенча Россиянең атказанган тренеры Сергей Бородин чакырылган иде, ул Ростов өлкәсеннән килгән, анда әлеге проект инде ун ел дәвамында уңышлы эшли.

Алабугада зур теннис

Алабугада зур теннис белән шөгыльләнү өчен менә дигән матди-техник база — дүрт ябык корт бар. Петербург халыкара икътисадый форумы барышында безнең районда зур теннисны үстерүгә һәм Алабугада «Надежда Петрованың зур теннис мәктәбе» филиалын булдыруга юнәлдерелгән өч яклы килешүгә кул куелды. 2023 елдан Алабуга укучылары белән шөгыльләнү өчен өч тренер — төбәк ярышларында күп тапкыр призлы урыннар яулаган Гүзәл Фатыйхова, спорт мастерлыгына кандидат, бөтенроссия һәм Европа ярышларында җиңүче Арсений Машкин һәм РФ спорт мастеры, Европа чемпионы Анастасия Сухорукова чакырылды.

Уктан ату буенча «Туган батыр» Бөтенроссия турниры

2021 елдан Алабугада традицион уктан ату буенча «Туган батыр» дип аталган Бөтенроссия турниры уза. Ярышларны уздыру урыны булып Алабуга шәһәрлегенең тарихи территориясе сайланды. Турнирда 16 яшьтән өлкәнрәк, җенесенә карамастан, җәядән ату буенча кирәкле күнекмәләргә һәм тәҗрибәгә ия укчылар катнаша. 10 яшьтән 15 яшькә кадәрге яшьләр өчен аерым ярышлар оештырыла. Турнирда катнашучыларның барысы да милли киемнәрдә чыгыш ясыйлар һәм үзләренең ук инвентарен кулланалар. Бәйрәм кысаларында традицион рәвештә тарихи киемнәр кигән укчылар ярышлары, кулдан эшләнгән әйберләр ярминкәсе, уктан ату һәм сөңге ыргыту өчен интерактив зоналар, балалар һәм өлкәннәр өчен мавыктыргыч мастер-класслар, атлар прокаты, тематик фотозона, контактлы зоопарк һәм балалар лабиринты оештырыла.

Алабугада ГТО

Алабугада ГТО нормативларын кабул итү буенча чаралар уздырыла: сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында «ГТО көне», Алабуга районының мәктәпкәчә яшьтәге балалары, учреждение, оешма һәм предприятие хезмәткәрләре, мәктәпкәчә һәм мәгариф учреждениеләре балалары һәм укучылары арасында «ГТО» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестивале һәм башкалар. «ГТО» ВФСК комплексының махсус җиһазлар белән мобиль мәйданчыклары эшләгән вакытта паркларда атна саен нормативлар кабул итүне оештыралар. 2023 елда ГТО нормативларын кабул итү буенча 40тан артык чара уздырылган.

Алабугада зур ярышлар

2023 елда Алабуга, илнең 25 төбәгеннән 280 атлетны җыеп, билбау көрәше буенча Россия Кубогын уздыру мәйданчыгына әверелде. Спортчылар шәһәребезгә иң көчлеләрне билгеләү һәм билбау көрәше буенча дөнья чемпионаты алдыннан җыелма команданы формалаштыру максаты белән килделәр.

Шулай ук быел җиңел атлетика буенча Татарстан Республикасының кышкы шәхси беренчелеге узды, анда республиканың төрле районнарыннан 400гә якын катнашучы катнашты. Ярышлар нәтиҗәләре буенча Идел буе федераль округы беренчелегендә һәм Россия чемпионатында катнашу өчен команда төзелде. Моннан тыш, 2023 елда 15 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында дзюдо буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге, шулай ук ирекле көрәш буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды.

Алабугада узган башка мөһим спорт вакыйгалары арасында «Кама аръягы» предприятиеләре арасында волейбол буенча зона уеннарын, нәфис гимнастика буенча Алабуга районының ачык беренчелеген һәм Алабуга районы башлыгы кубогына ир-атлар командалары арасында алкалы хоккей буенча турнирны билгеләп үтәргә була.

Шул ук елда Алабугада тхэквондо буенча Идел буе федераль округы чемпионаты узды, анда Самара өлкәсе, Пенза, Пермь, Оренбург, Казан, Яр Чаллы һәм Алабуганың үзеннән спортчылар көч сынашты.