Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

24 декабрьдә мәдәният сараенда хәйрия чырышысы узды

Балалар өчен бәйрәмне Алабуга муниципаль районы башлыгы оештырды.

Яңа ел хәйрия чыршысында мөмкинлекләре чикләнгән балалар, күп балалы һәм аз керемле гаиләләр катнашты. Ә шул ук көнне кич Яңа ел чыршысында сәләтле балалар бәйрәм итте. Балалар Яңа ел бәйрәмендә кунак булып, "Морозко" әкиятен күрә алды. Сәхнәдәге тамашадан соң һәр бала Кыш Бабай янына барып, аңа шигырь сөйли яки җыр җырлады. Бу көнне беркем дә буш кул белән китмәде, балалар көтеп алган тәмле бүләкләргә ия булды.

Тиздән бәйрәм шәһәрнең һәр почмагына барып җитәчәк. 28 декабрьдә шәһәрнең аскы өлешендә яшәүчеләр өчен "Колос" клубында Яңа ел Бал-маскарады булачак. Ә икенче көнне бәйрәм чарасы 4 нче мәхәлләдә яшәүчеләр өчен уздырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев