Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

25 декабрьдә Шишкин буаларында үзәк балалар чыршысы ачылды

Үзәк чыршы бәйрәмендә 3, 4 нче мәктәп балалары катнашты.

Монда балаларны шамакайлар каршы алды, алар табышмаклар әйтеп балаларны сөендерде. Кар кызы матур җырлар башкарды. Сәхнәдә Кыш Бабай белән Кар Кызы балалар белән кызыклы уеннар уйнады. Балалар туңмасын өчен, сәхнәдән тыш аларга төрле-төрле хәрәкәтле уеннар оештырылды.

Биредә булганнарны Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Константин Макаров якынлашып килүче Яңа ел белән котлады. Ул мәктәп укучыларына 2012 елның соңгы чиреген яхшы билгеләргә тәмамлап, Яңа ел алдыннан ата-аналарын куандыруын теләде.

Шишкин буаларында кардан ясалган төрле төстәге матур фигуралар бар: Су анасы, Итекле мәче, шулай ук арыслан, аждаһа, пингвин, аю һәм башкалар. Һичшиксез, балалар кышкы ялларын һәм буш вакытларын Шишкин буаларында уздырачак, чөнки монда алар өчен боздан ясалган лабиринт һәм Яңа ел бәйрәме белән бергә көтеп алган берничә тау бар.

Бу көнне тирә-якны ямьләндереп үзәк чыршының утлары кабынды. Димәк, Яңа ел шәһәр буйлап атлый. Безгә исә "Хуш киләсең, Яңа ел!", дип әйтәсе генә кала.

Рузилә ГАЛИМОВА

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев