Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мог­җи­за бе­лән янә­шә

Ра­йон­ның "Я­ңа Ка­ма" һәм "А­ла­бу­га Ну­ры" га­зе­та­ла­ры, Ала­бу­га хә­бәр­ләр бү­ле­ге "Ба­ла­лар­га Яңа ел бәй­рә­ме бү­ләк итик" ди­гән өр-яңа про­ект оеш­ты­ра.

Бү­ген шә­һәр­нең ба­ла­лар йор­тын­да һәм со­ци­аль при­ют­та 50 дән ар­тык ба­ла тәр­би­я­лә­нә. Кыз­га­ныч­ка кар­шы, алар әти-әни­лә­рен­нән бү­ләк алу мөм­кин­ле­ген­нән мәх­рүм. Тик ала­бу­га­лы­лар алар­га чын бәй­рәм оеш­ты­ра ала. Ба­ла­лар йор­ты ди­рек­то­ры Еле­на Гыр­ды­мо­ва әй­тү­ен­чә, шеф­лар һәм ига­нә­че­ләр, га­ди ала­бу­га­лы­лар ба­ла­лар­ны йом­шак уен­чык­лар һәм бал­лы бү­ләк­ләр бе­лән еш сө­ен­де­реп то­ра. Соң­гы­ла­ры ба­ла­лар өчен бик үк фай­да­лы тү­гел, чөн­ки уч­реж­де­ни­е­дә бик кеч­ке­нә са­бый­лар да бар, ә алар­да еш кы­на ди­а­тез бар­лык­ка ки­лә. Күп сан­лы йом­шак уен­чык­лар бе­лән дә ни эш­ләр­гә бел­ми­ләр - ба­ла­лар алар бе­лән бик уй­на­мый һәм уен­чык­лар күб­рәк ту­зан җы­еп ятар­га мәҗ­бүр.

Ба­ла­лар­га акыл үс­те­рү өчен уен­нар, та­нып бе­лү сә­я­хәт­лә­ре фай­да­лы­рак бу­лыр иде. Ма­лай­лар һәм кыз­лар ак­ва­парк­та бу­лыр­га хы­ял­ла­на. Ба­ла­лар йор­ты­ның ан­да ба­ру­ны оеш­ты­ру мөм­кин­ле­ге бар, бен­зин­га һәм би­лет­лар­га ак­ча та­ләп ите­лә.

Ма­лай­лар бокс бе­лән җит­ди ма­вы­га, шу­ңа кү­рә алар бок­сер пер­чат­ка­ла­ры­на, шлем­нар­га, крос­сов­ка­лар­га ку­а­на­чак. Әле­гә мон­дый эки­пи­ров­ка ба­ры тик 17 яшь­лек Рус­лан Жи­га­лов­та гы­на бар, шу­лай бул­гач ул хә­зер ба­лык то­ту ки­рәк-ярак­ла­ры һәм ма­ши­на йөр­тү та­нык­лы­гы бул­ды­ру те­лә­ге бе­лән яна.

Икен­че класс уку­чы­сы Де­нис Пле­ха­нов пульт­лы ма­ши­на ту­рын­да хы­ял­ла­на. "Ма­ши­на ял­ты­рап то­рыр­га һәм ан­тен­на­лы бу­лыр­га ти­еш", - ди ул. Кыз­лар­ның ма­тур бу­ла­сы ки­лә, шу­ңа кү­рә алар кос­ме­ти­ка, би­жу­те­рия һәм яңа көз­ге­гә ку­а­на­чак. Алар кур­чак­лар ту­рын­да да хы­ял­ла­на. Тик хә­зер мо­да­да бул­ган "Бар­би"­лар тү­гел, без уй­нап үс­кән чын кур­чак­лар ки­рәк алар­га.

Ма­лай­лар­га спорт эки­пи­ров­ка­сы ки­рәк, ә яңа ки­ем­гә ба­ла­лар­ның ба­ры­сы да шат­ла­на­чак, чөн­ки алар да бит кем­нән­дер кал­ган ки­ем­не ки­яр­гә ярат­мый. Ба­ла­лар­га ни­чек яр­дәм итәр­гә мөм­кин бу­лу­ын 7-96-50 те­ле­фо­ны аша ба­ла­лар йор­ты­на шал­ты­ра­тып бе­лер­гә бу­ла. Алай гы­на да тү­гел, мон­да ки­лер­гә дә мөм­кин. Би­ре­дә сез­не ка­дер­ле ку­нак итеп кар­шы ала­чак­лар, иреш­кән җи­ңү­лә­ре бе­лән ур­так­ла­шып, кар­ти­на­ла­рын һәм кул­дан эш­лән­гән әй­бер­лә­рен күр­сә­тә­чәк­ләр.

"Я­ңа йорт" со­ци­аль при­ют­та әле­гә ты­ныч - ба­ла­лар са­на­то­рий­га кит­кән. Ул ара­да, при­ют би­на­сын­да ре­монт эш­лә­ре ба­ра. Аның ту­рын­да би­ре­дә ин­де күп­тән­нән хы­ял­ла­на­лар. Тө­зе­леш эш­лә­ре сер­лә­рен уч­реж­де­ни­е­нең бар­лык хез­мәт­кәр­лә­ре үз­ләш­тер­гән. Тө­зе­леш ма­те­ри­ал­ла­ры­ның бер өле­шен при­ют үз средст­во­ла­ры­на са­тып ал­ган, спон­сор­лар да бу­лыш­кан. Шу­лай да мон­да яр­дәм­нән баш тарт­мый­лар: Яңа ел бәй­рә­мен бил­ге­ләп үтәр­гә зал әзер бул­сын өчен обой­лар ки­рәк. Спон­сор­лар яңа кух­ня җи­һа­зы са­тып алу бе­лән бу­лы­ша ала.

Йорт­та ре­монт бар­ган­да, при­ют ба­ла­ла­ры "Ра­ду­га" са­на­то­ри­ен­да кү­ңел­ле итеп ва­кыт үт­кә­рә. Алар Кыш ба­бай­ның ту­ган кө­нен­дә - 18 но­ябрь­дә аңа хат язып җи­бәр­гән­нәр. Бу хат­лар­да со­ци­аль при­ют­та тәр­би­я­лә­нү­че­ләр нин­ди бү­ләк алыр­га те­ләү­лә­ре ту­рын­да яз­ган. Мон­да кур­чак­лар, ма­ши­на, уен­чык ав­то­мат­лар һәм та­гын бик күп нәр­сә­ләр бар. Ба­ла­лар­ның күз­лә­рен­дә оч­кын­нар яна. Яңа ел ал­дын­нан бар­лык хы­ял­лар­ның тор­мыш­ка ашу­ы­на чын кү­ңел­дән ыша­на­лар алар. Ә бу - без­нең кул­дан ки­лә тор­ган эш. Со­ци­аль при­ют те­ле­фо­ны - 3-29-14.

Һәм иң ахырдан - га­и­лә­лә­рен­нән ае­ры­лыр­га мәҗ­бүр бул­ган­нар­ның го­му­ми те­лә­ген ба­ла­лар йор­тын­да тәр­би­я­лә­нү­че На­та­ша Ага­фо­но­ва әй­теп бир­де. "Я­ңа ел­га ми­не өй­гә ал­сын­нар иде. Без ба­ры­быз да шул ту­ры­да хы­ял­ла­на­быз", - ди 13 яшь­лек кыз.

Тор­мыш­та мог­җи­за­лар бу­ла, ба­ры тик ба­ла­лар­га мо­ңа ыша­ныр­га яр­дәм итәр­гә ки­рәк.

Иге­лек­ле эш­ләр те­ле­фон­на­ры

Ба­ла­лар йор­ты: 7-96-50

Со­ци­аль при­ют: 3-29-14

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев