Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабуга егетләре хәрби хезмәттән качып йөри

Кайбер егетләр элеккечә хәрби хезмәткә чакырылыш законы белән исәпләшми.

Качып йөрисезме? Без сезгә киләбез!

Армиягә чакырылучы кайбер егетләрнең хәрби исәптән төшмичә читкә акча эшләргә яки туганнарына китүе сәбәпле, көзге чакырылыш вакытында күбесенә повесткалар тапшырылмый калган. ТР хәрби комиссариатының Алабуга районы бүлеге башлыгы Николай Битюков бу вәзгыять уңаеннан үзенең борчылуын белдерә:

- 6 кеше көзге чакырылыш комиссиясенә килмәде, ә 68енең кайда булуы билгеле түгел. Гаиләдә патриотлык хисләре тәрбияләнми, Ватанның сакчысы булырга кирәк дип ата-аналар бу юнәлештә кирәкле эш алып бармый. Хәрби хезмәт нигезләре буенча сыйфатлы дәрес үткәрү һәм егетләрне армия хезмәтенә әзерләү өчен мәктәпләрдә тормыш иминлеге нигезләре буенча квалификацияле укытучылар җитми, - ди Николай Битюков.

Закон белмәү җаваплылыктан азат итми

Армиядән качып йөрүчеләргә карата җитди чаралар күреләчәк. Узган елны Алабуга районара тикшерү бүлегенә 6 эш юлланган. Армиягә чакырылучы бер егет 328 нче маддә (хәрби хезмәттән качарга тырышу) буенча җавапка тартылган, калган качып йөрүчеләрнең эшләре якын арада каралачак.

Законны белмәү җаваплылыктан азат итми. Чакыру кәгазенә кул куймаган очракта да, ул административ яки җинаять җаваплылыгы бирәчәк. Җинаять Кодексы буенча гражданнарны эзәрлекләү хәрби хезмәткә чакырылучының яше 29га җиткәнче дәвам итәргә мөмкин.

Булачак Ватан сакчыларын шәһәр прокуратурасы да игътибарсыз калдырмый. Комиссия утырышына 65 кеше чакырылган, шуларның 26сы хәрби хезмәткә алынган, 39ы - медицина тикшерүе үтә.

Сәламәтлегем какшаган бит...

Хәрби хезмәткә чакырылучыларның сәламәтлекләре мактанырлык түгел. Белгечләр әйтүенчә, егетләрнең нибары 65 проценты гына армия хезмәтенә яраклы.

Язгы чакырылыш-2013

1996 елда туган гражданнарны хәрби исәпкә кую 14 гыйнвардан 31 мартка кадәр дәвам итәчәк. Барлыгы 402 кешене исәпкә кую планлаштырыла. Чыгарылыш курс студентлары 11 марттан 11 апрельгә кадәр медицина тикшерүе үтәчәк. Бу - язгы чакырылышка әзерләнүнең беренче этабы. Хәрби хезмәттән качып йөрүче гражданнарны эзләү буенча эш 1 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Ә язгы чакырылыш компаниясе 1 апрельдән 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Николай Битюков сүзләре буенча, язгы чакырылышта 100дән артык кеше булырга тиеш. Хәрби хезмәткә 52 югары белемле, 45 урта махсус белемле егетләрне җибәрү планлаштырыла.

Алия Сираева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев