Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Алабуга нуры»ның махсус проекты: Сания Исмәгыйлева истәлегенә

Алабуга районының танылган шәхесләрен барлауны дәвам итәбез.

Кемнең җавабы әзер?

Башкалардан ул һәрвакыт үтә тырышлыгы, җыйнаклыгы, игътибарлылыгы һәм нык таләпчәнлеге белән аерылып торгандыр дип уйлыйм. Без белгән Сания Гатиевна шундый иде. 

Сания Гата кызы Исмәгыйлева (1932-2020) — хәзерге Менделеев районына кергән Турай авылыннан. Урта мәктәпнең җиде сыйныфын тәмамлаган кыз 1947-1951 елларда Алабуга педагогия училищесенда укый. Аннан соң биш ел Чуваш АССРдагы Шемуршин районында Өч Балта дигән авылда укыта. Аннары Алабугага килеп 1955-1960 елларда педагогия институтының филология факультетында укый, рус-татар бүлеген тәмамлый һәм биредә бер ел лаборант булып эшли. Тагын алты ел Сания Исмәгыйлева Әлмәт районының Иске Михайловка сигезьеллык мәкәбендә рус һәм татар теле укытучысы була. 

Институтта укыган елларда Сания апа мине гел үсендереп торды. 1993 елда "Алабуга нуры«нда чыккан язмаларымны күргәч тә: «Дәвам ит, Примакова, яз», — дигән иде. Бервакыт, хастаханәдә ятып, күп дәрес калдырдым. Шимбә чыгардылар, институтка киттем, безнең — махсус курс. Мәктәптә нинди түгәрәк алып барачагың турында сөйләргә, методика буенча әсбапларны күрсәтергә кирәк. Минем алда лекцияләр дәфтәреннән башка берни дә юк. Сания Гатиевна исемлек буенча берәм-берәм сорый да башлады. Мин сөйләргә җыенган түгәрәк турында да әйттеләр инде. Зачет өчен тагын бер таләп: бер-береңне кабатламаска. Нәрсә уйлап табарга соң? 

Чират миңа җиткәч, яныма ук килде. 
— Я, нәрсә әйтерсез?
Ул студентларына шулай «сез» дип мөрәҗәгать итә иде. Сынап каравыннан миңа көч кергәндәй булды, башта бер фикер бөреләнде: 
— Мәктәптә стена газетасы чыгаручылар түгәрәге оештырыр идем. Класс тормышы турында түгел. «Гаилә газетасы» дип атарга була. Һәр укучы әтисе, әнисе, әби-бабасы, туганнары...
Звонок шалтырады.
— Тәки ерып чыктың бит, — диде Сания Гатиевна, "син«гә күчеп һәм елмаеп. Аннары сәламәтлегем турында белеште. «Таләпчән, ләкин мәрхәмәтле», — дип уйлап куйдым мин шул чакта укытучым турында.

Сания Исмәгыйлева Алабуга дәүләт педагогия институтында, башта педагогия һәм психология, аннары татар филологиясе кафедрасында ассистент, өлкән укытучы, доцент һәм профессор булып эшләде, 2012 елда гына лаеклы ялга китте. Ярты гасыр эчендә аның әллә никадәр дәреслек, методик кулланмалары дөнья күрде. Болардан тыш, аның татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен язмалары төрле газета-журналларда даими басылып килгән. 1967 елдан башлап, Сания ханым Владимир, Вологда, Екатеринбург, Зәй, Казан, Киров, Яр Чаллы, Түбән Кама, Стәрлетамак һәм башка шәһәрләрдә чыгыш ясаган. 1968 елда Бөтенсоюз "Педагогик укулар«да эше өчен аңа СССР Педагогия фәннәре академиясенең икенче премиясе дә бирелгән булган. РСФСР халык мәгарифе алдынгысы, ТАССРның атказанган укытучысы, Россия югары һөнәри мәгарифенең мактаулы хезмәткәре исеменә лаек мөгаллим, ялга чыккач, иҗат эше белән шөгыльләнә башлады, әсәрләрен татарча да, русча да язып бастырды. 

Соңгы елларда ул безнең редакциягә еш килеп йөрде. «Алабуга нуры» битләрендә чыгып килгән хикәяләрен олы яшьтәгеләр бигрәк тә яратып укыйлар, тагын кайчан куясыз дип сорап киләләр иде. 

Сания апа сыйныфтан тыш эшләр, әдәби текстларны өйрәнү ысуллары турында сөйләгәндә дә, үзе әзерләгән махсус курстан белемнәрне татар халык тәрбиясенә нигезләп бирә иде. Аның әсәрләре дә тәрбияви әһәмияткә ия. 

Акыллы фикер: яшәргә!
Ни өчен хатын-кызның акылы йөрәгендә дип исәпләнә? Бер хикәясендә автор шундый сорау куйган. Вакыйгаларны бер җепкә тезгәндәй, тормышны укучысы алдына бөтен тулылыгы белән китереп бастырырга тырыша ул.

Кайсы әсәрен алсаң да, яшәү дигән сынау барышында акыл кирәклеген, ә акыл дигәнебезнең йөрәк аша үткәндә зирәгрәк булуын әйтергә теләгәндер Сания апа. Юкса, фән югарылыгына кереп китеп, ир-атлар һәм хатын-кызларның акылын чагыштырмас иде. 

Иҗатының аерым бер үзенчәлеге — укытучыларга гына хас төгәллек, аныклык. Әсәрдә телгә алынган һәр җыр сүзләре һәм көенең авторын күрсәтми калмый, кемгәдер ул бик гаҗәп тә тоеладыр. Яшь чагында спектакльләрдә уйнап йөргән мөгаллимә апабыз җырларны да бик ярата, ничек инде ул аларга битараф калсын? «Тормыш түгел алсу алма» хикәясендә китерелгәннәре Алабугага Черкас авылыннан күченеп килгән Елена Павловна Кащеевадан язып алынган.

«Черкас чишмәсеннән сулар алдым,
Күз салдым агышына.
Иркәм калды көнчыгышта,
Мин киттем батышына...»

Дүрт кенә юл, күпме сагыш!
Бер-бер артлы җир куенына иңдерелгән сигез малайдан соң, 1941нче елда, Бөек Ватан сугышы башланыр алдыннан гына туган кечкенә кыз язмышы сурәтләнгән хикәядә генә дә әллә күпме тема күтәрелгән. Гаилә, мәхәббәт, туган җир, тугрылык... һәм кайгы-хәсрәтләргә каршы тору.
«Җир йөзенә кан-яшьсез, ут-ялкынсыз, атыш-үтерешләрсез, җимерекләрсез иминлекләр иңсәче!» дип тәмамлана «Тугач, яшәргә инде» дип аталган әсәре.

Агышы тирәнгә яшеренгән елга кебек, повестьтан-повестка, хикәядән-хикәягә тормыш фәлсәфәсе үрмәли, ул обазларда, сурәтләүләрдә чагыла. Чынбарлыкның гади дә, катлаулы да вакыйгалары чылбырында кеше язмышлары гәүдәләнгән, чөнки Сания апа әсәрләрен үз күргәннәренә таянып һәм якыннарының, танышларының яшәешен күзәтүләреннән чыгып иҗат иткән.

2014 елда басылган «Кеше кеше булсын иде» дип исемләнгән җыентыгында тупланган хикәяләр дә нигездә тормыш истәлекләренә нигезләнгән. Яше сиксәннән узган пенсионер карчык Саимәнең яшь чагында башыннан кичергәннәре аның вакытлыча яшәргә кереп торган фатир хуҗасы булган Асия сөйләгәннәргә барып тоташа. Асиянең бәяны урман каравылчысы Фәсхетдин тарихына бәйләнгән. Иренең фаҗигале үлеменнән соң, мич каршындагы сәкедә бер ноктага карап утырган Гөлҗиһан, Фәсхинең хатыны — миһербанлы җан иясе булып чыга. Халык дошманы булудан курыккан заманда, Асиянең ире Айнатулланы төрмәгә алып китәләр, ә Гөлҗиһан, үзенә куркыныч янавын белсә дә, авылдашының гаиләсенә ярдәм кулы суза.

«Без синең белән Ләйлә һәм Мәҗнүн» — дип әйтә торган булган Фәсхетдин Гөлҗиһанга. Иреннән үзләренең «мәхәббәт корбаны булган гашыйклар» икәнен белгән яшь хатын ике кечкенә һәм туачак баласы белән ялгызы торып калган, рәнҗетелгән гаиләгә булышып йөргәндә, алар өстендә болытлар тагын да куерган булып чыга. Малайлар янына кызчык дөньяга килгәч, сугыш башлана. Мордовия төрмәсеннән чыккан Айнатулла, гаиләсе белән күрешкәннән соң, фронтка китә. Гөлҗиһанның өен талыйлар. Кайгырыша ике хатын. «Акыллы фикер Асия башына килә: яшәргә!» — дип яза автор. 

Үзе укытучы булгач, бу һөнәр ияләре турында да язмый калмаган, билгеле. 

Әлеге хезмәтнең мөһимлеге, җаваплылыгы һәм никадәр мәртәбәле һөнәр икәнлеге дә тоела мөгаллим апабыз язган юлларда («Диалоглар», «Кунак ашы» хикәяләре, «Алмашына язмышлар» повесте һ.б.)

Сания Исмәгыйлева иҗатын өйрәнү өчен дә, аның лекцияләрен тыңлагандагы кебек үк, нык игътибар һәм түземлек кирәк. Бүгенге укучы өчен бигрәк тә. Бер сүзен төшереп калдырсаң, җепкә тезелгән сәйләннәр өзелгәндәй, мәгънә югала, төп фикерне төсмерләргә генә кала. Ә әсәрне һәркем үзенчә аңлый. Автор нәрсә әйтергә теләгән, шуны беләсе иде. Китабының битен ачуга, Сания Гатиевна үзе күз алдына килә: «Тормыш биреме ничегрәк, ерып чыгарлыкмы?» — ди сыман ул безгә. 

Фото: КФУның Алабуга институты архивы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев