Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабуга районы башлыгы шәһәрнең кар чистарту техникасын карады

Ул барлык машиналарны да тәртипкә китерергә кирәклеген билгеләп үтте.

Быел юлларны кардан чистарту мәсьәләсе аеруча актуаль — кыш карга бай булды. Шуңа күрә кар чистарту техникасының торышына аерым игътибар бирелә. Шулай итеп, 1 февральдә аны район башлыгы Рөстәм Нуриев карап чыкты, ул «ТР АМР Төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе» муниципаль унитар предприятиесендә булды.
— Мин карның ничек чистартылуыннан канәгать түгел. Бөтен техниканы эшкә җигәргә кирәк. Шулай ук һәрвакыт бер кизү катнаш юл машинасы да булырга тиеш. Иртә җиткәнен көтеп торырга кирәкми, ул төне буе юлларны чистартырга тиеш. Әлбәттә, быел кар узган ел белән чагыштырганда күбрәк, әмма безнең моннан да күбрәк кар күргән бар, — дип ассызыклады район башлыгы.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу визит быел беренчесе генә түгел. Гыйнвар башында Рөстәм Нуриев предприятиене тикшергән иде инде. Бу вакыт эчендә күпмедер дәрәҗәдә эшләр эшләнелгән, әмма барлык кисәтүләр дә юкка чыгарылмаган. Район башлыгы тагын бер кат ассызыклаганча, барлык машиналарны да тәртипкә китерү һәм аларны чисталыкта тоту мөһим. Шулай ук предприятие территориясендә җитди эш алып барырга — аны асфальтларга, салкын көннәрдә техника кар чистартырга чыкканда тоткарлыклар булмасын өчен, машиналарның бер өлеше җылы боксларда торырга тиеш. Калган техника өчен махсус япма төзергә кирәк. 
Бүгенге көндә «ТР АМР Төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе» МУПндә кар чистарту өчен билгеләнгән 22 берәмлек техника бар, әмма аның бер өлеше ремонтта. Рөстәм Нуриев билгеләп үткәнчә, аларны механизаторлар түгел, ә махсуслаштырылган оешмалар ремонтларга тиеш.
Шулай ук ул көнкүреш шартларын һәм административ бинаны карады. Рөстәм Нуриев сүзләренчә, эшчеләргә ял итү өчен шартлар тудыру зарур. Аларның бүлмәләрендә якын арада тәрәзәләрне, ишекләрне алыштырырга, диварларны якты төсләргә буярга кирәк.
Сүз уңаеннан, бүгенге көндә «ТР АМР Төзекләндерү һәм яшелләндерү» МУП штатында 53 кеше исәпләнә, алар арасында механизаторлар, юл эшчеләре, каравылчы, административ персонал бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев