Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабугада исәп җиһазына магнит куючыларны "эләктерделәр"

Алабуга йортларының берсендә урнашкан фатир хуҗалары кулланган су өчен түләмичә яшәгән. Моны коммуналчылар чираттагы рейд вакытында ачыклады. Мондый хуҗаларга карата нинди чаралар күреләчәген безнең хәбәрчебез ачыклады.

ҮЗЕМДӘ СЫНАДЫМ: ТАРТЫП ТОРА УЛ - МАГНИТ

Шәһәрдә торак фондка ревизия ясый башладылар, ә шәхси исәп җиһазлары күрсәткечләрен тикшерү - аның этапларының берсе. Шул уңайдан безнең хәбәрчебез идарәче компания һәм "Водоканал" вәкилләре белән берлектә коммуналь рейдка чыкты. Тынычлык проспектындагы 33 нче йортта урнашкан фатирларның берсендә безгә ишекне бик озак ачмадылар. Ниһаять, хуҗабикә ишекне ачкач, "Водоканал" хезмәткәре су счетчикларындагы күрсәткечләрне язып алу өчен фатирга үтте һәм аларның берсендә магнитка тап булды.

- Менә, күрегез - магнит. Димәк монда яшәүчеләр су белән файдаланган өчен түләмиләр, - ди "Водоканал" хезмәткәре.

- Мин бернигә дә кул куймыйм! - счетчик күрсәткечләре язылган ведомостьны күрү белән фатир хуҗабикәсе шулай дип белдерде.

- Исәп җиһазында магнит куелган икән, счетчик дөрес эшләми дигән сүз. Менә шуннан ОДН килеп чыга да инде. Монда счетчик әйләнми, ә гомумйортныкы исәпли, нәтиҗәдә күрсәткечләр, намуслы түләп баручы фатирларга бүленә, - ди "Жилкомфортсервис" идарәче компаниясе хисапчысы Ирина Сафронова.

Бу көнне без гомумйорт күрсәткечләре аеруча зур булган дүрт йортны йөреп чыктык. Болар: Пролетар урамындагы 40 һәм 52 нче, Тынычлык проспектындагы 33 нче һәм Галиәскар Камал урамындагы 31 нче йортлар. Кайбер хуҗалар коммуналчыларны фатирларына теләп кертте, ә кайберләре катгый рәвештә ишекләрен ачудан баш тартты. Аңлашыла да: намуслы түләп баручыларга куркыр нәрсә юк.

ЯШӘРГӘ ЯРАМЫЙ КҮЧЕРЕРГӘ

Коммуналь рейдка чыгуның тагын бер максаты - авария хәлендә булган торакны тикшерү. Бу юлы шәһәрнең иске өлешендәге йортларның торышын карадылар. "Жилсервис" идарәче компаниясенең торак бүлеге вәкилләре бу кичтә Казан урамы, 76, Спас урамы, 16, 20 һәм 26 адреслары буенча дүрт йортны тикшерде. Спас урамындагы 26 нчы йортта нибары бер генә гаилә яши булып чыкты.

- Бу - авария хәлендәге фатир. Бар нәрсә җимерелә, тәрәзәләр ябылмый диярлек, кышын бик салкын. Бар булган уңайлык - җылыту. Су да юк, канализация дә... - ди 6 нчы фатир хуҗасы Нина Кочнева.

Күршедәге 5 нче фатирда да шул ук хәл. Тик җылылыгы да булмаган бу фатирда яшәүчеләр монда үзләре кереп яши башлаган. Калган фатирлар исә буш тора.

- Фатирларга кертмиләр. Анда да бәлки җылылык юктыр. Ни белән җылыналар, монысын мин белмим, - ди "Жилсервис" компаниясе баш инженеры Таһир Хәбибуллин.

Белгеч фикере

ТКХ департаменты директорының беренче урынбасары Ольга Михайлова:

- Торак фондка ревизия ясау район башлыгы Геннадий Емельянов инициативасы буенча оештырылды. Без буш исәп кәгазьләре алучы фатирларны ачыклау, хуҗалар тарафыннан счетчик күрсәткечләренең дөрес бирелүен тикшерү максатын күз алдында тотабыз, зур ОДН исәпләүләре булган йортларны тикшерәбез, кайсы йортларның капиталь ремонтка мохтаж булуын билгелибез, авария хәлендә булган йортларны ачыклыйбыз. Моннан тыш, бу рейд вакытында имин булмаган гаиләләр дә ачыкланырга мөмкин. Алар турында без полициягә хәбәр итәбез. Коммуналь тикшерүләр ярты ел дәвам итәчәк.

"Жилкомфортсервис" компаниясе хисапчысы Ирина Сафронова:

- Фатирларындагы исәп җиһазларында магнит табылган хуҗалар норматив буенча түләячәк. Моннан тыш, без исәп җиһазының куллану вакыты чыгу-чыкмавын тикшерәбез. Кайнар су счетчигына дүрт ел, салкынына - алты ел каралган. Фатирда исәп җиһазлары булмаган очракта, аларны быелның 1 июленә кадәр сатып алырга һәм урнаштырырга кирәк. Куймаган очракта, ОДН барлык фатирларга тигез бүленәчәк. Бүгенге көндә һәр өченче гаиләдә шәхси исәп җиһазы юк.

Шул ук вакытта бурычлылар белән дә эшлибез. Коммуналь түләүләр буенча бурычлар бар икән, фатирларга кисәтүләр таратабыз һәм түләү өчен берничә көн бирәбез.

"Жилсервис" компаниясенең баш инженеры Таһир Хәбибуллин:

- Нигездә без авария хәлендә булган, тузган йортларны тикшерәбез. Аларның кайберләрендә канализация дә, суүткәргеч тә юк. Казан урамындагы 76 нчы йортта булдык. Андагы икенче катта дүрт фатирга нибары бер казан куелган. Беренче катта да шул ук хәл. Торак булган очракта, монда яшәүчеләрне күчерергә кирәк. Авария хәлендә булган торак программасына 2013-2017 елларда 27 йорт кертелгән.

Алия СИРАЕВА

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев