Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабугада киләсе елның капиталь ремонт программасына 69 йорт кертелде

Моның өчен республика бюджетыннан 157 миллион сум таләп ителә.

Быелның ахырында "Торак-коммуналь хуҗалык һәм төзелешне реформалаштыруга ярдәм фонды турында"гы федераль закон гамәлдән чыга. Тик күпфатирлы йортларны капиталь төзекләндерү программасы республика дәрәҗәсендә дәвам итәчәк.

Программа шәһәр һәм районның идарәче компанияләре һәм торак милекчеләре ширкәте заявкалары нигезендә формалаша, дип хәбәр итте торак-коммуналь хуҗалык Департаменты директоры Марат Мөхәммәтҗанов. Җитәкче әйтүенчә, киләсе елда программага кергән 69 йортны капиталь төзекләндерүгә 157 миллион сум сарыф итү планлаштырыла.

Программа өч өлештән тора: йортларны капиталь төзекләндерү, лифт җиһазларын ремонтлау һәм алыштыру, ИТП урнаштыру.

Җитәкче хәбәр итүенчә, программа хисабына Яшьләр урамындагы 2 нче, Нефтьчеләр проспектындагы 27 нче һәм Төзүчеләр урамындагы 12 нче йортның тузган түбәләрен ремонтлау күздә тотыла. Райондагы өч йорт та шушы исемлектә: болар - Танайка һәм Поспелово авылларындагы күпфатирлы йортлар.

Капиталь ремонт программасы кысаларында Мәскәү урамы, 186 Б һәм 192; Тынычлык проспекты, 34 һәм 53; Нефтьчеләр проспекты, 13 нче йортлар төзекләндереләчәк.

Киләсе елда шәһәрдә ИТП (индивидуаль җылыту пункты) кую эшләре дәвам итәчәк, дип ышандырды җитәкче. Әлеге җиһаз 6, 8 һәм 11 нче микрорайонның 58 йортында урнаштырылачак.

- 2013 елда шәһәр йортларындагы 16 лифтның куллану срогы чыга. Капремонт программасы кысаларында аларны алыштыру күздә тотыла, - диде Марат Мөхәммәтҗанов.

Капиталь ремонт программасында катнашу мәсьәләсе торак милекчеләре җыелышында каралырга тиеш. Алар декабрь аена кадәр үтәчәк.

Программа белән тулысынча җирле үзидарә органнары сайтында танышырга мөмкин.

Фәридә ӘСКӘРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев