Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабугада «Һөнәре буенча иң яхшысы — 2021» һөнәри осталык муниципаль конкурсы уза

Быел компетенцияләр саны артты. Узган ел алар 15 булса, быел – 26.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары Тимур Никонов билгеләп үткәнчә, бәйгене ел саен үткәрү планлаштырылган һәм бу тормышка ашырылып бара.
Беренче конкурс биремнәре узган атнада ук үткәрелде. Алабуга политехника көллияте базасында катнашучылар «Җиңел автомобильләргә ремонт һәм хезмәт күрсәтү — моторист»; «Җиңел автомобильләргә ремонт һәм хезмәт күрсәтү — электрик-диагност»; «Җиңел автомобильләргә ремонт һәм хезмәт күрсәтү — механик-ходовой»; «Автомобиль буяу» компетенцияләре буенча үзләренең осталыкларын тикшерделәр. Катнашучылар арасында зур эш стажы булган профессионаллар да, яшь белгечләр дә, студентлар да бар иде. Алар барысы да тигез шартларда көрәште. Һәркемгә биремне үтәү өчен ике сәгать вакыт бирелде. Конкурста катнашучылар арасында киеренкелек бик зур булды, чөнки аларга бөтен һөнәри осталыкларын күрсәтергә, аеруча игътибарлы булырга кирәк иде, чөнки жюри әгъзалары аларны халыкара стандартлар буенча бәяләде.
— Мин — автомобильләр чыгару һәм аларны ремонтлау буенча механик. Миңа үзем эшләгән оешмада әлеге бәйгедә катнашырга тәкъдим иттеләр һәм мин риза булдым. Үз эшемне беләм, әмма бераз дулкынланам, шулай да бу чарада беренче тапкыр катнашам. Шул ук вакытта миңа нинди биремнәр үтәргә туры киләчәге турында белү бик кызык, — диде алабугалы Руслан Сафин.
Бер көн соңрак конкурска «С» һәм «D» категорияләрендәге йөртүчеләр дә кушылды. Башта алар теоретик өлешне, аннан соң машина йөртүне тапшырдылар. Һәр бәрелгән конус өчен аларга штраф вакыты исәпләнгән иде.
— Нәтиҗәләр ясаганда трассаны үтүнең гомуми вакыты һәм штрафлар исәпкә алыначак. Гомуми күрсәткечләр — машина йөртү һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү нәтиҗәләре буенча җиңүче ачыкланачак, — ди «Татарстан логистикасы һәм автомобильләрдә йөк ташу» коммерцияле булмаган партнерлыкның уку-укыту үзәге вәкиле Айрат Кәлимуллин.
Бу компетенциядә катнашучылар арасында узган ел да һөнәри осталык конкурсында үз көчләрен сынап караучылар бар иде. Алар арасында Павел Мельников — узган елгы җиңүчеләрнең берсе.
— Мин профиль буенча машина йөртүче түгел, ә «Алабуга» МИЗ предприятиеләренең берсендә белгеч, әмма руль артында яхшы йөрим. Мин быел үземне сынап карарга булдым. Биремнәр шундый ук, шуңа күрә элеккегә караганда начар чыгыш ясамам дип өметләнәм, − дип өмет белдерде алабугалы.
Бәйге бу атнада да дәвам итә. Кичә, мәсәлән, пешекчеләр һәм официантлар ярышты.
Үз номинацияләрендә иң яхшылары 18 мартта узачак район башлыгы һәм республика ведомстволары җитәкчеләре катнашында тантаналы чарага чакырылачак. Җиңүчеләргә дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев