Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабугада «Россия балалары» Бөтенроссия акциясе тәмамланды

Акция балигъ булмаганнарның психоактив матдәләр куллану очракларын иртә ачыклауга юнәлдерелгән.

Аның кысаларында балалар һәм яшүсмерләрдә сәламәт яшәү рәвеше алып бару теләген формалаштыру буенча актив эш алып барыла. Бу хакта безгә Үзәк район хастаханәсенең табиб-наркологы Марина Пляшкова сөйләде.
— Бүген сездә күпме балигъ булмаган бала исәптә тора?
— Хәзерге вакытта балигъ булмаган 8 бала исәптә тора. Аларның бишесе органик кушылмалар (бензин, газ, клей) куллана, өчесе — алкоголь куллану буенча исәптә. Ләкин алкоголизм, наркомания, токсикомания белән авыручылар юк.
— Психоактив матдәләр куллануны кисәтү өчен нинди эш алып барыла?
— Лекция, профилактик әңгәмә, "түгәрәк өстәл"ләр уздырыла. Моннан тыш, 9-11 сыйныф укучылары белән табиб-нарколог шәхси әңгәмәләр алып бара, балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия исәбендә торучы яшүсмерләр белән профилактик чаралар үткәрелә. Риск төркемен формалаштырып, алар белән наркотик һәм психотроп матдәләрне ачыклау буенча профилактик тикшерүләр үткәрәбез.
— Яшьләр арасында нинди наркотик чаралар аеруча киң таралган?
— Хәзер, 2019 елдагы кебек көчле булмаса да, төп проблема — снюслар. Шулай ук балигъ булмаганнар тарафыннан алкоголь эчеп карау очраклары да борчуга сала.
— Никотинлы тәмәке эшләнмәләре куркыныч тудырамы?
— Яшүсмерләр аларга бик тиз күнегә. Шунлыктан алар бик куркыныч. Моннан тыш, тәмәке яшүсмердә эмоциональ киеренкелек, уку белән бәйле проблемалар китереп чыгара. Ә болар барысы бергә яшүсмер күңелендә үз-үзе белән канәгатьсезлек тудыруга сәбәп була.
— Сораулары булса, ата-аналар кая мөрәҗәгать итә ала?
— Наркология кабинетында әңгәмә үткәрергә була. Без бөтен кирәкле медицина ярдәмен: диагностика, дәвалау-тернәкләндерү чаралары, психолог консультациясен тәэмин итәргә әзер. Болар барысы да бушлай. Шулай ук ата-аналар тәүлек буе эшли торган 7-13-58 номеры буенча мөрәҗәгать итә ала. Моннан тыш, балаларга түләүсез психологик ярдәм күрсәтү үзәгенең телефон номеры һәр мәктәптә бар. Анда ата-аналар да, балалар да мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X