Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабугада сирәк коллекцияләр күрсәтеләчәк

«Сирәк коллекцияләр галереясе» — Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге составына керәчәк яңа зал нәкъ шулай аталачак.

Хәзер зал ачылуга әзерләнә, анда әзерлек эшләре бара. Эшләнәсе эшләр күп әле, әмма залның гомуми картинасы инде күренә. Шактый иркен һәм якты, шуңа күрә ул, һичшиксез, музей-ядкарьлек составында лаеклы урын алачак.
Анда башка музейларда очратып булмаган сирәк экспонатлар куелачак. Шуңа күрә исеме дә аның — «Сирәк коллекцияләр галереясе». Шулай итеп безгә, алабугалыларга, бәхет елмайды — без янәдән вакыйгалар үзәгендә булачакбыз. Зал якташыбыз — бөек рәссам И.И. Шишкин музееннан ерак түгел, Декоратив-гамәли сәнгать музей-остаханәсе урнашкан бинада урын алачак.
− Безнең өчен бу залда кулланылган предметларның, чыннан да «сирәк» булуы һәм килүчеләрдә кызыксыну уяту мөһим. Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегендә берничә күргәзмә мәйданчыгы бар: Күргәзмәләр залы, Заманча этносәнгать музее, Көмеш гасыр китапханәсе. «Сирәк коллекцияләр галереясе» бөтенләй башка форматка ия. Биредә без алабугалыларга һәм туристларга бөтен Россиядән уникаль шәхси коллекцияләр күрсәтәчәкбез, ә киләчәктә — бөтен дөньядан, − дип планнары белән уртаклашты Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге генераль директоры Гөлзада Руденко.
Сүз уңаеннан, яңа галереядә нинди коллекция булачагы билгеле инде. Ул «Изге Коръән дөньясында» дип атала. Коллекция күчереп язучы һәм кулъязма китапларны реставрацияләүче Дамир Әхмәтгалиевныкы. Ул Бохара шәһәренең дәүләт архитектура-сәнгать музей-тыюлыгында эшли, анда җирле китапханәдә саклаучы хезмәткәр Ишон хәзрәт аңа ислам нигезләре укыткан.
Күргәзмәдә мөселманнарның хиҗази һәм куфи почерклары белән газель тиресенә язылган изге китаплары (репликлары) тәкъдим ителәчәк. Бу Андалусия (Испания), Төньяк һәм Үзәк Африка, Мисыр, Гыйрак, Иран, Сирия, Урта Азия, Дагыстан, Һиндстан, Кытай, Малайзия ярымутравыннан, Россиядән Коръән фрагментлары. Монда килүчеләр VII гасыр ахырыннан безнең көннәргә кадәр Коръәннең ничек үзгәрүен күрә алачак. Күргәзмә берничә ай дәвамында эшләячәк, шуңа күрә аның белән сирәк һәм уникаль әйберләрне бәяләүчеләр таныша ала.
− Без коллекционерлар белән хезмәттәшлеккә ачык һәм безнең галерея аларның экспонатларын тәкъдим итү өчен лаеклы мәйданчык булачагына ышанабыз, — дип билгеләп үтте Гөлзада Руденко.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев