Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабугада социаль ипотека программасы буенча төзелә торган йортны арендалы торак итеп үзгәрткәннәр

Дәүләт торак фондының (ГЖФ) "Социаль ипотека" программасы буенча төзелә торган 4-5/17 йорты арендалы торак булачак. Әлеге программа буенча фатир алуга чиратта торучы гаиләләргә бу яңалык аяз көндә яшен кебек тәэсир итте. Аларның кайберләре инде конкурста җиңеп, килешүгә кул куярга да җитешкән.

Вероника Харисова - ике бала анасы, бүгенге көндә яшь гаилә иренең әти-әниләре белән яши. Моннан берникадәр вакыт элек Харисовлар социаль ипотека программасына керү турында гариза язган, күптән түгел конкурста җиңеп, 15 февральдә килешүгә кул куйган, ә мартта аларга бер яклап килешүне өзү турында хат килгән.

  • Без Казанга, ГЖФга шылтыраттык. Анда безгә янәшәдә төзелүче 4-5/16 йортына документларны тапшырырга куштылар. Бу төзелеп килүче йортта ике бүлмәле 16 фатир гына бар, ә нәкъ шундый фатир алуга инде 40 гаилә чиратта тора, - ди Вероника.

Аның сүзләренчә, һәр гаилә 200 меңнән алып миллион ярым сумга кадәр беренчел взнос керткән. Кайбер гаиләләргә моның өчен банктан кредит алырга туры килгән.

Чиратта торучы гаиләләр прокуратурага гариза язган, Татарстан һәм Рәсәй Президентларының электрон кабул итү ресурсына дәгъва юллаган. Шушы көннәрдә ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды программасында катнашучыларның берсенә җавап килгән. Фондның расланган планы буенча 4-5/17 йорты арендага бирү өчен төзелә, диелә бу хатта. Ә ГЖФның Чаллыдагы районара вәкиллеге җитәкчесенә программада катнашучылар белән фатирларны яңадан сайлау мәсьәләсен хәл итү бурычы йөкләнгән. Моның өчен документларны өр-яңадан җыярга кирәк.

25 гаилә конкурс аша үтеп беренчел взносны түләгән. Тик йортны "Алабуга" махсус икътисадый зонасы хезмәткәрләренә аренда торагы итеп тапшыру турындагы карар ике сәбәп аркасында кабул ителгән. Беренчедән, "Алабуга" резидентлары саны арту сәбәпле, мондагы оешмалар белгечләрне читтән китертергә һәм аларны торак белән тәэмин итәргә мәҗбүр. Икенчедән, "Социаль ипотека" программасында катнашучылар саны җитәрлек түгел. Район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Владимир Фролов төзелеш эшләренең барышы турында сөйләде һәм фатирның кемнәргә эләгәчәген аңлатты.

- Кызганычка, бездә "Социаль ипотека" программасында катнашучылар һәм аның шартларын җентекләп өйрәнүчеләр аз. Катнашучының чиратта өч ел торырга һәм акча түләп барырга тиешлеге программада әйтелгән. Вәзгыятьне тикшерә башлагач, еш кына кешенең бер взнос түләп фатир таләп итә башлавы аңлашыла, - диде ул.

4-5/16 һәм 4-5/17 йортлары янәшә торачак. Бүгенге көндә төзелеш урынында дүрт кран эшли, субайлар сугу дәвам итә. 16 нчы йорт быелның 1 сентябрендә тапшырылачак, ә 17 нче йорт куллануга киләсе елда тапшырылыр дип көтелә. Йортларның икесе дә 120 фатирга исәпләнгән, тик бу шәһәрдә бердәнбер төзелеш түгел. Шул ук дүртенче микрорайонда 4-1/19-20 йортын төзү эшләре бара.

- Ул нефть өлкәсендә эшләүчеләр өчен ГЖФ аша төзелә. Таләп ителгән очракта, без кешеләрне шунда күчерә алабыз. Әлеге мәсьәлә белән Дәүләт торак фонды шөгыльләнә. Фатирларга килгәндә, алар әле шәһәрдә җитәрлек төзеләчәк.

Шәһәрдә барлыкка килгән әлеге вәзгыять уңаеннан газета редакциясе Дәүләт торак фонды җитәкчелегенә запрос җибәрде. Җавап бары тик берничә көннән генә киләчәк. Вакыйгаларның алга таба ничек дәвам итүен сез газетаның киләсе саннарында укый алырсыз.

Әминә ДӘМИНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев