Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабугада ял көннәрендә юеш кар яварга мөмкин

Татарстанда бу атнада һава температурасының төшүе көтелә.

"Әлегә республикада уртача җылы һава торышы. Ләкин инде бүген үк көн дәвамында Татарстан аша, көнбатыш районнардан башлап, салкын атмосфера фронты уза. Татарстанга салкын һава массасы үтеп керә. Температура даими рәвештә төшәчәк", - дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитны күзәтү идарәсенең метеофаразлар бүлеге башлыгы Ирина Трущина.

Көндез Татарстанда 9-14, пәнҗешәмбе 7-12 градус җылы булуы көтелә. Пәнҗешәмбедән җомгага каршы төндә 0-4 градуска кадәр җылы була. Урыны белән 1, туфракта 3 градуска кадәр салкын булуы көтелә. Җомга көндез - 4-9 градус җылы.

Республикада ял көннәрендә салкын була. Бу көннәрдә урыны белән яңгыр яварга мөмкин.

"Шимбә көнне Татарстанның аерым районнарында юеш кар һәм яңгыр явуы ихтимал", - дип әбиләр чуагының кичектерелүен билгеләп үтте Ирина Трущина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев