Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабугалылар депутатлар белән очрашты

Мондый очрашулар киләчәктә ай саен булачак.

ТР Дәүләт Советының V чакырылыш депутатлары Татьяна Ларионова һәм Леонид Барышев гражданнарны кабул итте. Халык тарафыннан сайлап куелган депутатларга үз сорауларын бирергә алдан унлап алабугалы теләк белдергән булса, чынлыкта очрашуга ике тапкыр күбрәк кеше килде. Игътибарсыз калучы булмады - депутатлар һәрбер мөрәҗәгатьне тыңлады.

Торак бар - уңайлыклар юк

Алабугалылар төрле сораулар белән мөрәҗәгать итте. Очрашуга килүчеләр арасында шәһәр һәм авыл халкы гына түгел, җәмәгать оешмалары җитәкчеләре дә бар иде. Мәсәлән, Җир-милек палатасы рәисе Евгений Петров күп балалы гаиләләргә җир бүлеп бирү мәсьәләсендә ярдәм күрсәтүләрен сорады:

- Әлеге проект безнең районда уңышлы гамәлгә ашырыла. Бүгенге көнгә инде проектта 750 катнашучы бар, тагын 120 кеше чиратта тора. Тик шунысы борчу тудыра - без җир бирәбез, ә инженерлык челтәрләре анда юк, димәк бу гаиләләр әлеге кишәрлектән файдалана да алмый. Муниципалитетка үз көчләре белән коммуникацияләр үткәрү мөмкин түгел, моның өчен якынча 300 миллион сум таләп ителә.

- Бу мәсьәлә Алабуга районында гына түгел, барлык республикада бик кискен тора, - дип җавап бирде ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова һәм Төзелеш министрлыгында бу уңайдан киңәшләшергә вәгъдә бирде.

Леонид Барышев исә әлеге мәсьәләне хәл итүнең үз юлларын тәкъдим итте.

Социаль ярдәмсез

Дәүләт Советы депутатларына Донецк шәһәре качаклары үз гозерләрен җиткерде. Наталья Липатова гаиләсе белән Алабугага август ахырында килә, ә качак статусын раслаучы документларны бары тик 15 сентябрьдә генә ала һәм шунлыктан, гаилә социаль ярдәмсез кала. Натальяның ире вакытлыча төзелешкә урнашкан, ә хатын үзе эш эзли. Социаль яклау идарәсе җитәкчесе Светлана Прохорова әлеге уңайдан аңлатма бирде:

- Карарда гаиләнең бер әгъзасына 5 мең сум күләмендә бер тапкыр гына бирелүче түләүгә 1 сентябрьгә кадәр статус бирелү турында документ алган качаклар гына исәп тота ала, дип күрсәтелгән.

Бүгенге көнгә Алабуга барлыгы 101 качак кабул итте, аларның 46сы - 1 сентябрьдән соң килгән һәм шуңа күрә алар акчалата түләү ала алмаган.

- Мин сездән тулы анализ әзерләвегезне сорыйм. Ничек булса да, аларга матди ярдәм күрсәтергә мөмкин булсын иде, - диде Татьяна Ларионова.

Иганәчеләр кирәк

Яшьләр һәм инвалид балалар өчен "Игелеклелек планетасы" региональ оешмасы җитәкчесе Таңсылу Хөснуллина да депутатларга үтенеч белән килгән. Оешмага күптән түгел аерым бина бирелгән, ремонт ясалган, җиһазлар сатып алынган, хәзер "Уңайлы мохит" программасы стандартларына туры китереп, керү ишеген төзекләндерәсе бар. Белгечләр бу эшләргә 300 мең сум тирәсе акча кирәк булуын санап чыгарган.

- Безгә битараф булмаган кешеләр мөрәҗәгать итә. Шәхси проблемалардан тыш, бүген җәмәгать оешмалары җитәкчеләренең килүе - аеруча куанычлы. Алар аерым бер категория кешеләрнең мәнфәгатен яклап килә, башкалар проблемасын хәл итәргә омтыла, мондый кешеләр белән сөйләшүе дә рәхәт, - дип билгеләп үтте Татьяна Ларионова.

Бу көнне 25 алабугалы үз соравын бирә алды. Депутатлар шәһәр һәм район халкы белән беренче мәртәбә шундый очрашу үткәрә һәм, күренгәнчә, мондый аралашу ике як өчен дә кирәк һәм мөһим булып чыкты. Шуңа күрә мондый очрашуларны ай саен үткәрергә дигән карар кабул ителде. Татьяна Ларионова әйтүенчә, мөрәҗәгатьләр - төрле, проблемалар да җиңелләрдән түгел.

- Кызганычка, кайбер сорауларга "юк" дияргә туры килә, ә бу бик авыр. Тик өстәмә өйрәнүне, консультацияләр таләп итүче мәсьәләләр дә бар.

Шул ук көнне "Алабуга инициативасы" депутатлар төркеменең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә Леонид Барышев аерым мәсьәләләр буенча халыкны кабул итте. Депутатка бу көнне барлыгы 8 кеше килде. Алар арасында да җәмәгать оешмаларының мәнфәгатен кайтыртучылар бар иде. Мисалга, ветераннар советы депутаттан Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган һәм бүгенге көндә игътибарсыз калган алабугалыларның истәлеген саклауда ярдәм күрсәтүен сорады.

Тарловка авылында яшәүчеләр Леонид Барышевтан клуб ачуда ярдәм итүен үтенде, Поспелово халкы исә суүткәргечне торгызуда булышлык сорады. Моннан тыш, бу көнне халыкка җир мәсьәләләре буенча консультация бирелде.

Сабина КАЧАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев