Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабуганың иң уңайлы һәм төзек урыннарын билгеләделәр

Быел Алабуга районы "ТРның иң төзекләндерелгән шәһәре" һәм "РФнең иң төзекләндерелгән авыл җирлеге (100 меңгә кадәр халкы булган)" исемнәренә лаек булды. Ә шушы көннәрдә шәһәрдә "Иң төзек ишегалды һәм территория" бәйгесенә нәтиҗә ясадылар.

Бәйгедә катнашырга 13 заявка бирелде. Җиңүчеләрне түбәндәге номинацияләрдә билгеләделәр:

"Күпфатирлы йортның иң төзек ишегалды"

1 нче урын - "Домуправ-3" идарәче компаниясе (Мәрҗани урамы, 32),

2 нче урын - "Гарант" идарәче компаниясе (Интернациональ урам, 4),

3 нче урын - "Жилсервис Черемушки" идарәче компаниясе (Тынычлык пр, 15,17,19).

"Предприятие, сәүдә һәм җәмәгать туклануы объектларының иң төзек территориясе"

1 нче урын - "Алабугадорстрой" ҖЧҖ,

2 нче урын − ИП Сафин ("Унция" кибете),

3нче урын - "Алабуга сөте" ААҖ.

"Уку-укыту, мәктәпкәчә тәрбия бирү һәм башка учреждениеләрнең иң төзек территориясе"

1 нче урын - 1 нче гимназия,

2 нче урын − "Елмаю" балалар бакчасы,

3 нче урын - 9 нчы мәктәп.

"Шәхси секторның иң төзек ишегалды"

1 нче урын - Орлова Мария, Нефтьчеләр проспекты, 98.

Быел бәйгегә нәтиҗә бераз соңга калып ясалды. Гадәттә җиңүчеләрнең исеме август аенда ук билгеле була иде. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Мәрданов әйтүенчә, быелгы соңга калуның сәбәпләре федераль бюджеттан акча көтү белән бәйле булган.

Җиңүгә дәгъва белдерүчеләрнең территориясен 12 кешедән торган комиссия тикшергән. Бәйге нәтиҗәләре мөмкин кадәр дөрес булсын өчен жюри бу территорияләрдә ике тапкыр - җәй башында һәм сентябрь аенда булган.

- Гадәттә бәйгеләрдә ел да бер үк предприятиеләр катнаша һәм шуңа күрә бәйгегә беренче тапкыр заявка бирүчеләрне аеруча шатланып каршы алабыз, - диде Рамил Мәрданов җиңүчеләрне тәбрикләгән вакытта.

Һәм, кагыйдә буларак, нәкъ менә аларга бәхет елмая да инде. Ольга Орлова да әнә быел беренче тапкыр бөтен шәһәр алдында үзенең ишегалды белән мактанырга җөрьәт иткән һәм - алданмаган: Ольга беренче урын яулады һәм бүләккә бензин пычкысы алды. Хәер, бу көнне призлы урын алган тагын ике катнашучы бензин пычкысы һәм чапкыч иясе булды.

Шәһәр бәйгеләре моның белән генә тәмамланмый. Алда Яңа ел бизәлешенә конкурс көтә. Аның нәтиҗәләре 31 декабрь көнне ясалачак.

Мәдинә КАРИЕВА

Сабина КАЧАЕВА фотосы

Рәсемдә: "Алабугадорстрой" җәмгыяте территориясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев