Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алда – зур эшләр

13 мартта хакимиятнең зур залында татар теле, аның киләчәге һәм проблемаларына багышланган киңәшмә-очрашу узды.

Очрашуга тел язмышына битараф булмаганнар - мәктәп, урта һәм югары уку йортлары мөгаллимнәре, тәрбиячеләр, мәгариф, мәдәният идарәсе җитәкчеләре, татар иҗтимагый үзәге әгъзалары килде. Киңәшмәне аппарат җитәкчесе Рәис Нәҗипов алып барды.

"Әлеге очрашуның кирәклеге көн кебек ачык. Тел һәм милләт - бик нечкә мәсьәлә. Алда торган бурычларны барлап, алар буенча эш алып барырдай кешеләрне туплап, уйлашып-киңәшләшеп эшләргә кирәк. Шуның өчен җыелдык та", - дип башлады сүзен Рәис Нәҗипов.

Дөньяда 5600 чамасы тел бар дип исәпләнә, татар теле шул телләр арасында 14 нче урында тора. Татарлар Русиядә сан ягыннан икенче урында, әмма телебезнең Татарстанда да дәүләт теле буларак ныклап гамәлгә кергәне юк әле.

Татар теле катлаулы чорлар кичерде. Авылда татар мәктәпләре ябылып, татар телендә сөйләшү мөмкин булмаган вакытларны да әле күпләр хәтерли.

Туксанынчы еллар башында һәм урталарында Дәүләт Советы да, Министрлар Кабинеты да бу мәсьәләгә битараф түгел иде. Телләр турында законның үтәлеше контрольдә булды, татар гимназияләре ачылды, уку әсбаплары басылды. Тик милли күтәрелеш чоры узган гасырның ахырында кимүгә таба бара башлады. Бүгенге көндә татар мәктәпләренең, татар гимназияләренең киләчәге, алай гына да түгел, бүгенгесе борчылу тудыра. Асылташлардан да кыйммәтрәк булган ана телебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләр, дин, әхлак кануннарын саклап кала алырбызмы? Моның өчен ниләр һәм, иң әһәмиятлесе, ничек эшләргә кирәк? Әлеге сораулар ТИҮнең актив әгъзаларын гына түгел, мөгаллим һәм тәрбиячеләрне, әти-әниләрне, дин әһелләрен дә борчый. "Бу очрашу - әлеге проблемаларны чишүгә беренче адым. Район башлыгы Геннадий Емельянов киңәше белән мәсьәләне хәл итүне билгеле бер системага кертергә булдык. Милләт язмышына битараф булмаган, эшкә сәләтле, актив кешеләрдән торган Совет булдыру күздә тотыла", - диде Р.Нәҗипов.

Бүгенге көндә халыкның милли телләргә кагылышлы потенциалы бик зур. Мәсәлән, Финляндиядә яшәүче 900гә якын татар үз ана телен саклап кына калмаган, ул анда мәчет, музей-театрлар, мәктәп, һәм, хәтта, үз рестораннарын да булдырган. Намазын да укыйлар, тәмәке тартып, спиртлы эчемлекләр кулланган кешеләре дә юк. Шул ук вакытта аларга моның өчен беркем бер тиен дә бирмәгән. Димәк, үз теләкләре, сайлаган юллары шундый. Элек-электән татар авылларында мәдрәсәләр эшләгән, мәчетләр төзелгән. "Хәзерге вакытта дәүләттән, властьтан нидер көтеп, авызга төшкәнне көтеп утырасы түгел, эшләргә, булдырырга кирәк. Ә моның өчен беренче чиратта үзеңнән, гаиләң, дусларыңнан башларга кирәк. Зур эшләрнең гади чишелеше булмый. Бер-беребездән гаеп эзләп, тәнкыйтьләп кенә түгел, киңәшләшеп, бер фикергә килеп эшләгәндә генә конструктив эшләр башкарылачак", - диде үзенең чыгышында Рәис Нәҗипов.

Татар теленә багышланган бу киңәшмәдә Татар иҗтимагый үзәге рәисе Рәфыйк Мәхмүдов та бик ялкынлы чыгыш ясады. Ул милләтнең, татар теленең киләчәге өчен борчылуын белдерде, мәктәп-гимназияләргә, китапханәләргә татар телен саклап калуга керткән өлешләре өчен рәхмәтен җиткерде. "Татарстанда ике дәүләт теле кабул ителде. Тик менә җитәкчеләребезнең күбесе татар телен әйбәт белсә дә, рус телендә аралашуны өстен күрә. Безнең бүгенге яшәешебез, уебыз, теләкләребез, гамәлебез бары бер генә максатка - милли телебезне саклау, үстерүгә юнәлтелергә тиеш. Идарәдә дә ике телне яхшы белгән, ике мәдәниятне дә аңлап эшли белгән кешеләр кирәк. Киләчәктә хакимият белән берлектә, аралашып, киңәшләшеп эшләрбез дип ышанам", - диде Рәфыйк Мәхмүдов.

Милли телне күтәрү өчен төрле юллар бар.Ул матбугат-нәшриятны киңәйтү, радио-телевидение аркылы аралашу, кәгазьләрне татар телендә алып бару, төрле милләт кешеләрен татар теленә өйрәтү һәм башка күп өлкәләрдә татар теленә юл бирү. Татар телендә аралашу ихтыяҗы булган очракта гына телнең киләчәге якты, өметле булыр.

Киңәшмәдә Совет булдырырга, аның еллык планын төзеп, хакимият белән берлектә эшләргә кирәк дигән фикер хупланды.

Фәридә Әскарова

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев