Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алтын куллы табиб

Батырлык сынала мәйданда. Кешелек сынала һәркайда Ф.Яруллин

Кеше язмышын гөл язмышы белән сынарга мөмкиндер, уңдырышлы туфракка төшсә генә ул матур булып үсеп китә, дөньяны бизи, кешеләрне шатландыра. Кеше язмышы да нәкъ шулай бит: тиешле шартлар, тиешле тәрбия бирелсә генә ул үзенең мөмкинлекләрен ача ала.

Морт участок хастаханәсенең баш табибы Мулланур Гариф улы Ганиев шундый язмышка ия кеше. Ул тату, тырыш, бер-берен хөрмәт итүче, яратучы гаиләдә тәрбияләнеп үсә. Әтисе Гариф ага Бөек Ватан сугышы инвалиды, Дан, Бөек Ватан сугышы орденнары, күп санлы медальләр белән бүләкләнгән ветеран. Соңгы елларда 30 елдан артык мәктәптә хезмәт дәресләре укыта. Әнисе Нәфисә апа лаеклы ялга чыкканчы участок хастаханәсендә хисапчы булып эшли.

Гаиләдә - әтисенең әтисе Гани бабай, әбисе, бабайның сукыр сеңлесе, дүрт апасы: Разия - табиб, Венера, Гөлфәния - шәфкать туташлары, Сания укытучы. Анда өлкәннәрнең урыны түрдә булды. Әбиле-бабайлы йортта тәрбия дә үзгә бит, балалар да эшкә өйрәнеп үсә. Татулык өйне җылыта, йортка нур өсти, балаларны ихтирамга, хөрмәткә өйрәтә, буыннар чылбырын ныгыта.

Менә шундый гаиләдә кышның язга авышкан мәлендә, 1962 елның март азагында дүрт кыздан соң көтеп алынган малай, нәселне дәвам итүче Мулланур дөньяга аваз сала. Аның тууы гаиләгә зур шатлык алып килә.

Гаиләләре авылыбызның мактаулы хезмәт кешеләре, барысы да үз хезмәтләрен намус белән, зур җаваплылык тоеп башкардылар һәм башкаралар. Хәзер әби-бабайлар, әти-әниләре вафат инде, аларның барысын да кадерләп соңгы юлга озаттылар, урыннары җәннәттә булсын.

Менә шундый ярдәмчел, тәртипле гаиләдә тәрбияләнеп үсте Мулланур. Үзенең үткәннәреннән аерылмый яши ул, чөнки аерылган кешенең киләчәге булмый икәнен ул яхшы белә.

Авыл мәктәбен гел яхшы билгеләренә генә тәмамлап, үз алдына олы максат куеп, гади авыл малае Мулланур 1979 елда Казан дәүләт медицина институтына укырга керә, ә 1985 елның августында аны уңышлы тәмамлап Морт участок хастаханәсенә табиб-терапевт булып эшкә кайта. Институтта тирән белем алган, тәҗрибәле табиблар, доцентлар, профессорлар кул астында Казан клиникаларында эшләргә өлгергән, зур практикага ия Мулланурны башкалада да ике куллап алырлар иде, әмма әти-әнисен ялгыз калдыруны ул егетлек санамый.

Дөньяда иң гуманлы һөнәр вәкиле Мулланур Гариф улы менә 27 ел инде кешеләр күңеленә ышаныч һәм өмет кабыза белгән пакъ күңелле табиб. Авыл хезмәтчәннәрен савыктыру, авыруларның хәлен җиңеләйтү өчен мөмкин булганның барысын да зур җаваплылык тоеп башкара ул. Еш кына вакыты белән исәпләшми авырулар янына ашыга, аларны терелтү өчен барлык көчен бирә.

"Нияте изге адәмнең бар гамәле уң була,

Эшләре белән сүзләре бер-беренә тиң була".

Күпме авыруларның кайгы-шатлыгын бүлешкән, кирәк чакта аларга үтемле киңәшләр биргән киң күңелле шәхес үзенең гадилеге, сабырлыгы һәм зирәк акылы белән тирә-юньдәгеләрне үзенә магнит кебек тартып тора.

Әйе, туган авылының сөекле улы булып хезмәт итү үзе зур бәхет, минемчә. Мулланур исеме дә аңа килешеп тора, чөнки ул кешеләргә үз хезмәте, кешелеклеге белән нур өстәүче шәхес. Гиппократ антына тугры булып, туган җирен мәңге яратып шунда яши, хезмәт итә. Данлы җирдә, туган җирендә күпме авыруларга яшәү көче биргән Мулланур Гариф улына безнең рәхмәтебез чиксез.

Табиб хезмәте катлаулы һәм үз чиратында мактауга лаек эш. Мулланур Гариф улының да хезмәтләре игътибарсыз калмады. Ул Татарстан Республикасы һәм Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының, район хакимияте, район сәламәтлек саклау бүлегенең күпсанлы Мактау грамоталарына ия булган беренче категорияле гомум-практика табибы.

Мулланур Ганиев 2005 елдан Морт участок хастаханәсенең баш табибы, коллективта 43 кеше эшли. Тотрыклы, һөнәри осталыкка ия коллективта барлык шартлар тудырылган. Монда олы җанлы табиблар, шәфкать туташлары, акушерка, санитаркалар, пешекчеләр үз эшләрен намус белән башкара. Җитәкчелек эшендә бай тәҗрибәсе, төпле белеме, сабырлык кебек күркәм сыйфатлары Мулланур Гариф улын тагын да абруйлы итә.

Коллегаларының хөрмәте, туган авылында гына түгел, тирә-якта да аның кулыннан савыккан кешеләрнең урамда танып зурлап сәламләвеннән дә зуррак бәхет, горурлык хисе була микән!?

Морт участок хастаханәсе федераль трассага якын булганлыктан, юл һәлакәтенә очрап зыян күргән юлчыларны күп очракта монда китерәләр. Аларга да беренче ярдәм шушында күрсәтелә.

Нинди авыр кризис елларында баш табиб тарафыннан хастаханәне яптырмау, саклап калу өчен күпме көч куелды! Һәм юкка түгел. Монда тирә-юнь авыллар гына түгел, чит төбәкләрдән дә килеп дәваланалар. Аңа зур өметләр баглап киләләр, ышаналар. Ә бу табиб өчен зур дәрәҗә.

Мулланур Гариф улы гаиләдә терәк, олы җанлы ир, кызына яраткан әти.

Туган җирен яратып, зурлап яши белгән табибыбыз Мулланур Гариф улына 30 мартта 50 яшь тула. Ул һаман яшь, шат, көр күңелле, һәр нәрсәгә сокланып, дөньядан ямь, хезмәтеннән тәм табып яши. Алга таба да тормышның рәхәтенә төренеп, гомер мизгелләренең кадерен белеп, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын Сезгә, Мулланур Гарифович!

Римма Мөхсинова

Редакциядән: Мулланур Гарифович! Укучыларыбызның күп санлы котлауларына без дә кушылабыз. Юбилеегыз котлы булсын! Игелекле хезмәтегезнең әҗерен тоеп, алтын кулларыгызның, ходай биргән сәләтегезнең кадерен белеп, кешеләр мәхәббәтенә, хөрмәтенә лаек булып, озын-озак еллар сау-сәламәт яшәргә насыйп итсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250