Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Аннан башка булмый

Соңгы елларда күпләп бәрәңге үстерми башладык. Үзебезгә җитәрлек кенә итеп утыртабыз да... язын орлык җитмәүдән интегәбез. Чөнки күпләрнең "икенче икмәге" утыртуга яраксызга әйләнә. Белгечләр әйтүенчә, мондый проблема белән, гадәттә, иртә өлгерә торган сортлы бәрәңге үстерүчеләр очраша икән.

Бәрәңге туфракта озаграк торган саен, ул ныгый, өлгерә дигән сүзләр йөри. Тик белгечләр моның киресен раслый. "Икенче икмәк"не казып алуның үз вакыты бар. Үсеш вакыты тукталганнан соң туфракта ятса да, ул бүтән үсмәячәк инде. Вакытында казып алмаганда, авырулар белән зарарланачак кына. Уртача өлгерештәге сортларны, мәсәлән, тишелеп чыкканнан соң 100 көннән соң казып алырга кирәк.

Танылган бакчачы Фарсель Зыятдинов әйтүенчә, иртә өлгерешле бәрәңгене алдан ашау өчен безнең шартларда июль урталарында кабыклары юка булганда ала башлыйлар. Аның урынына яшел ашлама буларак арыш чәчеп куйсаң файдалы. Болай эшләгәндә туфракның структурасы яхшыра. Саклау өчен булганда, бәрәңгенең яфраклары табигый саргая, бүлбеләрнең кабыгы суелмый башлагач алырга кирәк. Әгәр дә бакчада соң өлгерешле сортлар булса (авырмаган очракта), алар әле яшел тора. Мондый яшел массаны бәрәңгене алырга 1 атна кала чабып чыгарга киңәш итә ул. Башка ысулларны да кулланырга мөмкин. Чабылган массаны җилләтү, фитофтороз һәм макроспориоз авыруларыннан зарарсызландыру өчен аны 5 процентлы бакыр купоросы белән эшкәртергә була. Шуннан соң 10 көн узгач, бәрәңге алуга керешергә мөмкин.

- Бик күп кеше бәрәңгене тиешенчә саклый алмаудан, бозылуыннан зарлана, - ди танылган бакчачы. - Моның төп сәбәбе бәрәңгене вакытында алмаудан, фитофтора авыруының бүлбеләргә күчүенә ирек куюдан килә. Мәгълүм булганча, күп кенә бакчачылар, кызыксынып, чит илләрдән кертелгән сортлар үстерә башлады. Гадәттә, андый сортларның күбесе - иртә өлгерешле. Аларны өлгерү белән алып саклауга куярга кирәк. Әмма күп кенә бакчачылар алай эшләми. Иртә өлгерә торган бу сортлар бакчада кала бирә, ә фитофтороз һәм башка авырулар сабаклардан бүлбеләргә күчеп өлгерә, саклаганда, бигрәк тә идән астында температура һәм дымлылык югары булса, авырулар үрчи, бүлбеләр бер-бер артлы бозыла башлый. Шуңа күрә бәрәңгене казып алуга кагылышлы бөтен таләпләрне дә төгәл үтәргә тырышыгыз.

Бакчачы киңәшеннән күренгәнчә, иртә өлгерешле орлык бәрәңгеләрен 1-3 градустан югары булмаган температурада сакларга кирәк. Саклауның икенче чорында да температура шуннан артмаска тиеш, юкса бүлбеләр бозылмаса да, үрә башлый. Саклагычларда һаваның чагыштырмача дымлылыгы 85-93 процент чамасы булса әйбәт икән.

Бәрәңгене саклауга салыр алдыннан, кимендә, атна ярым чамасы юка гына итеп таратып, якты урында киптерергә һәм җилләтергә кирәк. Көннәр кояшлы торганда аны ачык һавада җилләтеп алу тагын да отышлырак. Шуннан соң аны саклауга куярга да була.

Саклауга куясы бәрәңге күп булмаган очракта, аны вентиляция булдырылган базда +2-4 градус температурада сакларга була. Табигый вентиляцияне ничек эшләргә соң? Моның өчен диаметры 8 см чамасы ике торба әзерләнә: аның берсе - тыштан салкын һаваны базның төбенә кертү, ә икенчесе - базның өске өлешендә җыелган җылы һаваны тышка чыгару өчен кирәк. Беренче торба, базның идәненнән башланып, тышка - җир өстенә, ә икенче торба, базның түшәменнән башланып, тышка - базның түбәсенә чыгарылырга тиеш. Мондый табигый вентиляция булганда, бәрәңге 70-80 см чамасы калынлыктагы өемнәрдә дә яхшы саклана.

Баздан башларга

Бәрәңге алырга керешкәнче, иң башта сакланасы урынны яхшылап җилләтергә кирәк. Көннәр матур торганда баз өстен ачып җилләтергә онытмагыз. Күгәрек авыруына каршы бакыр купорослы известь белән эшкәртү дә файдага гына. Моның өчен 2 кг сүндерелгән известьне 1 чиләк суга салып эретергә, 100-150 г аш тозы, 1 кг бакыр купоросы өстәп яңадан болгатырга. Буярга, бер атнадан соң кабат буяп чыгарга. Агач әрҗәләрне, киштәләрне урамда киптергәннән соң 2-3 тапкыр марганцовка эремәсе белән эшкәртергә.

Чөгендер белән сакла

Бәрәңгенең "дусты" - кызыл чөгендер. Чөгендер яхшы саклансын өчен, баз дымлы булырга тиеш. Ул бөтен дымны үзенә сеңдерә. Ә менә бәрәңге, киресенчә, дымны яратмый. Шуңа күрә аларның икесен бергә сакларга кирәк тә инде. Бәрәңге яхшы саклансын өчен, чыршы, нарат ботакларын өсләренә салып чыгарга була. Алар фитонцидлар бүлеп чыгара, ул "икенче икмәк"не сакларга ярдәм итә.

vatantat.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев