Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Аракының зыяны уйлаганнан да күбрәк

Алкоголь - көчле психотроп матдә, ул кешенең халәтенә һәм үз-үзен тотышына нык тәэсир итә.

Аны даими куллану авыр психологик һәм физик бәйлелек - алкоголизм авыруын китереп чыгара.
Зур күләмдә алкоголь баш миенә һәм эчке органнарга нык зыян сала, әмма иң беренче чиратта бавыр эштән чыга, чөнки ашказанында һәм эчәкләрдә барлык зарарлы матдәләр белән бавыр күзәнәкләре көрәшә. Нәтиҗәдә гепатит, цирроз, бавыр рагы кебек авырулар барлыкка килә.
Алкоголь ашказаны асты бизен зарарлаган очракта, хроник панкреатитка китерә; йөрәккә зыян килә һәм артериаль кан басымы күтәрелә. Иммунитет кимүе аркасында, үпкәләр ялкынсыну, үлекле авырулар һәм башка инфекцияләр, инфаркт, аритмия күзәтелергә мөмкин. Алкогольне күп кулланганда, кешедә деменция (акыл зәгыйфьләнү) куркынычы арта, хәтер начарлана.
Кешеләрнең яртысы диярлек болай да йокысызлыктан интегә, алкоголь куллану исә бу халәтне тагын да кискенләштерә.
Авырган вакытта аракы кулланучылар белеп торырга тиеш, алкоголь аркасында күп кенә дарулар көтелмәгән нәтиҗә бирергә мөмкин.

Яшьләргә дә, картларга да зыян
Өлкән яшьтә алкоголизм яшь вакыттагыга караганда тизрәк барлыкка килә. Организм картайгач, су күләме кимегән була, шуңа күрә сирәк һәм аз күләмдә генә эчелгән алкоголь дә таркалып бетми, бавыр эшчәнлеге сүлпәнләнгәнгә, агулану көчәя бара. Кайбер вакытта олы яшьтәге кешеләр депрессиягә тиз бирелә һәм спиртлы эчемлекләрдән юаныч эзли. Өлкәннәрнең егылып травма алуы, авыр җәрәхәтләрнең үлемгә китерү очракларының да сәбәбе еш кына алкоголь куллану белән бәйле.

Алкоголизм башлануның беренче билгеләре
Спиртлы эчемлекләргә бәйлелек барлыкка килүнең беренче билгеләре: күп эчү теләге; проблема булганда, аракы куллану гадәте; кешенең үз-үзен тотышы үзгәрү (агрессия, гаугачылык); тәүлекнең теләсә нинди вакытында һәм сәбәпсезгә дә аракы эчү.
Эчүче кешенең бу гадәтен беренче булып туганнары, дуслары күреп ала. Спиртлы эчемлекләрне күп куллану эштә кыенлыклар тудыра һәм шулай ук гаилә тынычлыгын да боза.

Алкогольне артык кулланудан ничек котылырга
Күп эчәргә яраткан компаниягә эләгергә тырышмагыз.
Күпме эчүегезне контрольдә тотыгыз.
Эчәргә тәкъдим ясыйлар икән, баш тартырга кыенсынмагыз.
Киеренкелектән чыгуның башка ысулларын табыгыз: спорт, туризм, җыр, бию һәм башка шөгыль сайлагыз.
Алкогольгә психологик һәм физик бәйлелектән арыну өчен, наркологка мөрәҗәгать итәргә тиеш.
Алкоголизмны комплекслы дәвалауның төрле юллары бар: дарулар кулланып, психологик тәэсир алып, социаль чаралар ярдәмендә, үләннәрдән файдаланып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев