Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Батыр булып тумыйлар

9 декабрь шәһәребезнең 3 нче мәктәп базасында Россия геройлары көненә багышланган митинг узды. Якташыбызның һәйкәле янына җыелу очраклы түгел, Россия Герое Александр Епанешников нәкъ менә шушы мәктәптә укыган һәм мәктәп аның исемен йөртә

.
Һәйкәл узган елны җирле бюджет исәбенә ачылды һәм Алабугада мөһим, ихтирамга лаек күренекле урыннарның берсе булып тора. Ул яшьләрдә үз ватанына бирелгәнлек хисләре тәрбияләргә ярдәм итә. Бу дата истәлекле көн итеп 2007нче елда билгеләнгән. Шуннан бирле шәһәрнең мәгариф учрежденияләрендә батырлык дәресләре һәм Бөек Ватан сугышы, Хезмәт фронты ветераннары белән очрашулар оештырыла.
Район башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина митингта катнашучылар алдында чыгыш ясап:
- Бүген монда Александр Епанешниковның тол хатыны Нелли Николаевна юк, ул Кремльгә - Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов оештырган тантанага чакырулы, ләкин бүген безнең арада героебызның туганнары бар. Россия геройлары көне - безнең өчен мөһим көн, бу - тарихи традицияләрне дәвам итү һәм илебез геройлары эшләгән батырлыкларны хәтерне саклау ысулы. Бу - хөрмәт һәм дан үрнәге булган, Россиягә тугры хезмәт итүче геройларга рәхмәтебез, шуңа күрә бүген безнең бурычыбыз - аларга лаек булу, Туган илне ярату һәм аңа карата шундый ук дәрәҗәдә чын күңелдән бирелгән булуыбыз, - диде.
- Мин сезгә илебезнең чын гражданнары булуыгызны һәм үзегездә бары тик яхшы сыйфатларны гына тәрбияләвегезне телим, чөнки сез безнең киләчәгебез һәм нәкъ менә сезгә безнең илебездә яшәргә, аның белән идарә итәргә һәм ул алга киткән, көчле дәүләт булсын өчен, барысын да эшләргә кирәк. Сез безнең өметләребезне акларсыз дип ышанып калам, - диде ул, укучыларга мөрәҗәгать итеп.
Алабуга хәрби комиссариат башлыгы Николай Битюков:
- Бөек Ватан сугышы елларында Советлар Союзы Герое исеменә алты кеше лаек булган. Тыныч тормышта, майор Александр Епанешников үз гомере бәясенә калган кешеләрнең гомерләрен саклап, 1993 елның 23 августында һәлак була. Бүгенге көндә шәһәребездә аның тол хатыны, ике кызы, улы Николай һәм апасы яши. Николай - хәрби династияне дәвам итеп, очучы булды, Хабаровскиның Көнчыгыш округында хәрби хезмәттә. Геройларның батырлыгы - гомерлек, бу безнең өчен намуслылык һәм батырлык үрнәге.
Митингка геройның апасы Наталья Горшкова да килгән иде.
- Безнең илебез батырлар белән данлыклы, минем абыем Александр - шуларның берсе. Геройлык сыйфатларын тәрбияләү беренче чиратта гаиләдән, балалар бакчасыннан һәм, әлбәттә инде, мәктәптән башлана. Ул сезнең мәктәптә укыган. Укытучылар тәэсире астында, абыем дөрес юл сайлый, Волгоград халкының гомерен саклап калып, чын батырлык кыла. Минем теләгем: аны бу мәктәптә онытмасыннар, җәен һәйкәл тирәсендәге гөлләргә сулар сипсеннәр, - диде ул һәм һәйкәл өчен шәһәр хакимиятенә зур рәхмәтен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев