Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Билетлар артыннан чабыш ахырына якынлаша

Казанда узачак Универсиадага ике айдан артык вакыт калып бара. Билетларның шактый өлеше инде күптән сатылып бетүгә карамастан, алабугалыларның әле ярышларны күзәтү мөмкинлеге булачак.

Универсиада дирекциясе вәкиле Алина Ткаченко әйтүенчә, татарстанлылар өчен резерв урыннар калдырылган. Универсиаданы оештыручыларның билетларны ясауга зур җаваплылык белән караулары сизелеп тора. Билетның өч саклау дәрәҗәсе бар: ультра-шәмәхә лак, шәхси штрих код һәм махсус булдырылган голограмма. Спорт ярышларына сатылучы билетлар Универсиаданың дүрт төсенә буялган. Билетлар, төп вакыйгага нәкъ бер ел калганда, 2012 елның алтынчы июленнән сатыла башлаган. Хәзер тантаналы ачылуга бары 1600 һәм 1800 сумлык, ә спорт ярышларына 30 сумнан 300 сумга кадәр булган билетлар калган. Электрон билетларны интернет аша да алырга мөмкин. Моның өчен бары тик паспорт мәгълүматы гына кирәк. Әлеге шәхси мәгълүматлар алдан сатып алынган ваучерларны билетка алыштыру өчен дә кирәк булачак.

- Кайбер вакытта сайтта билетлар сату ябык булырга мөмкин. Ләкин бу әле билетлар бетте дигән сүз түгел. Бу - билетларны алыпсатарлар күпләп алмасын өчен эшләнә. Сатуларны туктатып торып, билетларның һәркемгә җитүен кайгыртабыз, - дип аңлатты Алина Ткаченко.

Оештыручылар тамашачылар өчен бонуслар да әзерләгән. Мәсәлән, Универсиадага керү турында билге куелган билет белән кичке якта узачак "Дю Солей" циркы тамашасын бушлай карау мөмкин булачак. Цирк Казанда Универсиада барган көннәрдә көн саен кичке сәгать жидедән эшләячәк. Моннан тыш, Универсиада билетларын ярышлар узачак җиргә барганда юл билеты буларак кулланырга да ярый.

Хәзер билетларны Казан, Мәскәү һәм Санкт-Петербург кассаларыннан алырга була. Шәһәрдән шәһәргә йөрүче күчмә кассалар эше дә планлаштырыла, диләр оештыручылар.

Алабуганың иң яхшы спорт учреждениеләре һәм спорт мәктәбе җитәкчеләренә, спортта зур уңышка ирешкән спортчыларга ярышларга бару өчен билетлар бирү күздә тотыла.

Сабина КАЧАЕВА

Универсиада: саннар һәм фактлар

Хәзер Рәсәй буенча Универсиада уты эстафетасы бара. Ул 6 нчы июльгә кадәр дәвам итәчәк. Дөньяның 5 почмагында һәм 54 шәһәрендә булачак факелны 2013 кеше күтәреп барачак. Алабугага әлеге ут 23 июньдә килеп җитәчәк.

Универсиада турындагы барлык мәгълүмат 3 телдә таратылачак: русча, инглизчә һәм татарча.

Универсиадада йөз меңнән артык турист һәм җанатар булачак. Алабуганың тугандаш шәһәрләре: Сафранболу һәм Березовскийдан вәкилләр килүе көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев