Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Булдыклы, сөйкемле Шәмсия апабыз

42 ел хезмәт стажы булган Шәмсия Габделхәй кызы Фәсхиева зур хөрмәткә ия.

Тумышы белән ул Балык Бистәсе якларыннан. 10 нчы сыйныфны тәмамлауга ук, Биектау мәктәбендә әйдәман булып эшли. Җитәкләгән укучылары белән авыл халкы һәм якташлары күңелен концерт программалары, спектакльләр белән тиз яулап ала. Алар турында иң алдынгы һәм булдыклылар дигән сүз тарала. Бер ел булды дигәндә, Шәмсия өлкән вожатый дәрәҗәсенә күтәрелә.

Язмыш кушуы буенча Алабуга каласына килгәч, инде үсеп килүче нәниләр арасында да чын аналарча мәхәббәте белән, булдыклы укытучы-оештыручы буларак хөрмәт казанган Шәмсия кул кушырып утырмый һәм татар милли хәрәкәтенә дә битараф калмый, "Таң йолдызы" дружинасын оештыра, "Һәр көнне игелек кыл!" дигән девиз астында эшләп, "Туган як серләре" республика программасында катнашучыларның иң нәтиҗәлесе буларак бәяләнә, ә үзе, эшен иң өметле, кызыклы оештыручы дип билгеләнелә.

Быел Гает бәйрәме көнне киң күңелле, көмеш чәчле Шәмсия ханымга 60 яшь тулды. "Күрәмсең, Ходайның фәрештәләре дә, адәми затына карап, бу ике көннең тәңгәл килүен теләгәндер?.." - диеште якын дус-ишләре. 1 нче гимназиядә, тәнәфес булуга, олысы-кечесе кизү торучы, милли җанлы апалары янына ашкына. Тормыш тәҗрибәсе ташып торган Шәмсия апаларыннан төпле киңәш яки якын киләчәктә кирәк булачак фатиха ишетеп калырга тели алар. Әнә бит, белем йортының ишеген тәүге тапкыр ачып керүче нәниләр, үзләре дә сизмәстән:

- Исәнмесез, Тәти апа! - дип аваз сала.

Без дә бар гомерен киләчәк буынны тәрбияләүгә багышлаган мөгаллимәгә исәнлек-саулык телик!

Рафис ЗАҺИДУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев