Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Быелның ике аенда Алабугада чит ил паспортын алуга меңнән артык гариза бирелгән

Шәһәрнең паспорт-виза хезмәтендә чит ил паспортларын ясатырга теләүчеләр саны арткан. 2010 елның гыйнварында мондый документка 65 кеше мохтаҗ булса, февральдә 126 Алабугалы чит ил паспортына ия булган, узган елда барлыгы 5 мең чит ил паспорты бирелгән. Ә бу елның 2 аенда әлеге документны рәсмиләштерүгә меңнән артык гариза тапшырылган. Моның нәрсәгә...

Шәһәрнең паспорт-виза хезмәтендә чит ил паспортларын ясатырга теләүчеләр саны арткан. 2010 елның гыйнварында мондый документка 65 кеше мохтаҗ булса, февральдә 126 Алабугалы чит ил паспортына ия булган, узган елда барлыгы 5 мең чит ил паспорты бирелгән. Ә бу елның 2 аенда әлеге документны рәсмиләштерүгә меңнән артык гариза тапшырылган.

Моның нәрсәгә бәйле булуын Алабуганың паспорт-виза хезмәте башлыгы Сергей Бубеков аңлатты:

- Биш ел элек яңа буын чит ил паспортлары кертелде, ул чакта алар 5 һәм ике ел узганнан соң 10 еллык итеп бирелде. Кемнәр документларын 5 ел элек ясаткан, аларның срогы чыкты, хәзер аларны алыштыра башладылар.

Сәбәпләрнең тагын берсе - алабугалыларның мул тормышта яши башлавы. Алабугалыларның җылы якларга барып ял итү мөмкинлеге артты. Шунысы да бар «Алабуга» аерым икътисадый зонасы эшханәләре елдан-ел күбрәк хезмәткәрләрен чит илгә укырга җибәрә.

Чит ил паспортларын алырга теләүчеләр арасында ярышларга баручы спортчылар һәм балалар да бар.

Паспорт-виза бүлекчәсендә электрон чират эшли. Аңа Татарстанның uslugi.tatar.ru дәүләт хезмәтләре сайты аша; ЮХИДИ бүлегендә, «Эссен» кибетләрендә һәм шәһәр администрациясендә урнашкан министрлар кабинеты информатлары аша язылырга була.

Халыкның 50 проценты Казандагы телефон (2311-212) аша языла, дип белдерде Сергей Владимирович.

- Һәр кичен безгә аннан фамилияләр язылган исемлекне һәм паспорт мәгълүматларын, кемнең кайсы вакытка язылганын җибәрәләр. Бер кешене кабул итәр өчен ун минут вакыт бирелә. Безгә чит талоннар белән дә паспорт алырга килүчеләр булды, әмма без аларны кабул итә алмыйбыз.

Паспортларга заказлар Мәскәүгә озатыла һәм утыз көн эчендә махсус почта белән Алабугага кайтартыла. Паспортны тизрәк ясатыр өчен Казанга барырга туры киләчәк. Анда чит ил паспортының нибары биш ел хезмәт итәчәк иске үрнәге генә бирелә.

Чит ил паспорты ясату өчен:

Рәсәй паспорты;

  • булган очракта иске чит ил паспорты;
  • соңгы 10 елда эш урыны турында белешмә белән хезмәт кенәгәсе нөсхәсе;
  • 35х45 мм зурлыгындагы ике фоторәсем;
  • балалар өчен: туу турында таныклык; балага 14 яшь булса паспорт та кирәк;
  • дәүләт пошлинасын түләү турындагы квитанция .

Өлкән кешегә чит ил паспортын ясату 2 мең ярым сумга төшсә, 14 яшькәчә балага бу паспорт 1200 сум булачак. Документ ясату өчен 30 көн таләп ителә. Белешмә өчен телефон 3-80-95.

Әминә ДӘМИНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев