Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Чыршы, чыршы без сине...

Бу атнада Шишкин буалары җирлегендә шәһәрнең төп чыршысында утлар кабынды.

Бәйрәм "Яшьләр" стадионында төрле күңел ачулардан башланып китте. Балаларга боз лабиринтлары, матур итеп бизәлгән атларда йөрү, тимераяк, чанада шуу кебек күңелле уеннар аеруча хуш килде.

Чыршы тирәсендә нинди генә әкият геройлары юк иде! Бәйрәмгә килгән Кыш бабай белән Кар кызы балаларны Яңа ел белән котлап, төрле бүләкләр таратты. Чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнаганда берәү дә читтә калмады. Бәйрәм ахырында төнге һавага төсле утлар сибелде. Әнә шул рәвешле Яңа ел тамашаларына старт бирелде. Аңарчы Мәдәният сараенда хәйрия чыршысы үткән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев