Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Эшләнмә сатып ал һәм балаларга ярдәм ит

Кичә Алабуга җитәкчеләренә сәламәтлеге чикләнгән балаларга булышу мөмкинлеге туды.

Район Советы бинасының фойесында инвалид балалар кулы белән ясалган декоратив-кулланма иҗат эшләнмәләре күргәзмәсе оештырылды. Аларны "Яңа йорт" социаль приют балалары һәм яшүсмерләре, өстәмә белем учреждениеләре, мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат мәктәп, 7нче мәктәп, "Астра" реабилитация үзәге, "Барс" яшьләр үзәге, 13нче балалар бакчасы, Алабуга балалар йорты, өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат йорт, Алабуга психоневрология интернаты, "Ышаныч" социаль хезмәт күрсәтү үзәге вәкилләре тәкъдим итте.
Әниләр көненә багышланган күргәзмә бу юлы декоратив кулланма әйберләренең күп булуы һәм искиткеч төрлелеге белән күзгә ташлана. Биредә куелган һәр нәрсә чын сәнгать әсәре булып тора - алар йоннан, тукымадан, каен тузыннан, сәйләннән ясалган.
Бизәлгән курчаклар, бәйләнгән келәмнәр һәм оекбашларның кайсысына карарга да белмәссең. Шулай ук киләсе ел символы - Әтәч үз урынын тапкан, тукыма һәм сәйләннәр белән эшләнгән матур шкатулкалар, төрле ысул кулланып ясалган картиналар, тозлы камырдан әвәләп эшләнгән сувенирлар, ни генә юк.
"Барс" яшьләр үзәге белгечләре билгеләп үткәнчә, бәйләнгән әйберләрне, аеруча уенчыкларны бик теләп алганнар, ел билгесе Әтәчне бик ошатканнар. Яковлево авыл җирлеге башлыгы Светлана Парамонова бәйләгән оекбашлар пары, ә Дөм-Дөм авыл җирлеге башлыгы Рафаил Бәдретдинов - балта сатып алган.
"Мәрхәмәтлелек планетасы" төбәк җәмәгать оешмасы рәисе Таңсылу Хөснуллина сүзләренә караганда, мондый күргәзмә Алабуга муниципаль район Советы бинасында тагын бер тапкыр үткәреләчәк, анысы 29 ноябрьдә инвалидлар декадасына багышланачак.
Әйтергә кирәк, Таңсылу Хөснуллина, үз оешмаларының активистлары һәм волонтерлары белән берлектә, танылган австралияле җәмәгать эшлеклесе, язучы Ник Вуйчич белән очрашкан. Бу турыда тулырак газетабызның киләсе санында укырга мөмкин булачак.
Күргәзмә нәтиҗәләренә килгәндә, райбашкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Людмила Рыбакова әйтүенчә, күргәзмә вакытында сатылган эшләнмәләр өчен барлыгы 5 мең сумнан артык акча кергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев