Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Фатир подъезддан башлана

Кайбер подъездларга килеп кергәч, аннан тиз арада кире чыгып китәсе килә: пычрак, ис, караңгылык. Ә кайчагында, киресенчә, үзеңне әкияткә эләккән кебек хис итәсең.

Кайбер алабугалылар үз көчләре белән подъездларын бизәп, кешеләрнең кәефен күтәрә. Әйтик, Тынычлык проспекты буенча урнашкан 51 йортның беренче подъездында яшәүчеләр. Аларның «фатирлары подъезддан башлана». 
Әлеге подъездга керү белән шуңа игътибар иттем — монда чисталык, тәртип хөкем сөрә. Без подъездларда күрергә күнеккән пычрак, диварларда бернинди әдәпсез язулар күренми, әйтерсең әле күптән түгел генә ремонт ясалган. Биредә яшәүчеләр сүзләренчә, подъезд 9 ел элек ремонтланган һәм аннан соң бернинди дә буяу эшләре башкарылмаган. Почта тартмалары өстендә һәм тәрәзә төпләрендә төрле йомшак уенчыклар тора, ә диварларга берсеннән-берсе матур рәсемнәр эленгән. Баскычлар янында зур-зур бүлмә гөлләре урын алган. Мине бик ачык апа — подъезд буенча өлкән кеше Гөлшат Мингалим кызы каршы алды. Ул бу йортка, башкалар кебек үк, 1988 елда күченгән. Бәлки шуңадыр да алар барысы да бер тату гаиләгә әйләнгән.
— 2012 елда, капиталь ремонттан соң, монда бик пычрак иде. Без подъездда яшәүчеләр белән бергә җыелдык һәм идарәче компания хезмәтләреннән баш тартырга булдык, — ди ул.
Шулай ук алар һәр ай саен акча җыеп, подъездны җыештыручыга түләү хакында карар кабул иткән. Сүз уңаеннан, ул да бу подъездда яши. Биредә яшәүчеләрнең күбесе — лаеклы ялда булучылар, шуңа күрә дә бөтен игътибарларын яраткан подъездларына бирәләр. Әңгәмә барышында безгә башка яшәүчеләр дә кушылды.
— Бу фикер күрше йорттагы чиста һәм матур подъездны күргәч туды. Безнең башкалардан кайсы җиребез ким? Шулай итеп, без эшне башлап җибәрдек. Һәркем булдыра алганча өлеш кертә, бизи башлады, — ди Татьяна Александр кызы.
Моннан тыш, алар бәйрәм саен үз подъездларын бизи, ә Яңа ел чыршысын беренче катка куялар икән. Җәен подъезд янында чәчәкләр утырталар. Моның белән Гөлшат Шәйхетдинова һәм Мәгъфия Шибаева шөгыльләнә.
— Язын күчереп утыртыр өчен, үсентеләрне мин кышын хәзерлим. Бер өлешен — Гөлшат, икенчесен мин утыртам, — ди Мәгъфия апа.
Биредә яшәүчеләрнең сүзләренчә, бар нәрсә дә кешенең мөмкинлекләренә карап эшләнә, кем ничек булдыра ала. Хәтта яшьләр дә, алар янына күчеп килгәч, мондагы «гаилә» әгъзаларына әйләнә икән. Гөлшат Мингалим кызы әйтүенчә, һәр күчеп килүче яки фатирны арендага алучы мондагы кагыйдәләрне хөрмәт итә, чисталык һәм тәртип саклый. Дөрестән дә, мин биредә хәтта чүп сала торган урында да бернинди пычрак күрмәдем. 
Әгәр һәркем чисталык һәм тәртип сакласа, ә артык уенчыкларны подъезддагы тәрәзә төбенә куйса, бәйрәм мохите хөкем сөрер, күңел күтәрелер, авыр эш көненнән соң бөтен ару-талу юкка чыгар иде. Татьяна Александр кызы әйткәнчә, безнең башкалардан кайсы җиребез ким?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев