Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Фатирдагы исәп приборы күрсәткечен тапшыру вакыты үзгәрде

Идарәче компания һәм торак милекчеләр ширкәте диспетчерларының телефоннары бу көннәрдә чыннан да "кайнар" линиягә әверелде.

Халык фатирларындагы кайнар һәм салкын су счетчикларының күрсәткечләрен тапшырып калырга ашыга. Һәр айның 23 нче числосыннан башлап 25енә кадәр күрсәткечләрне бирүнең яңа, бердәм графигына халык әле ияләнмәгән. Шуңа күрә алар элеккечә шылтыратуларын дәвам итә. Шулай да кайбер торак оешмаларында счетчик күрсәткечләрен кабул итү көннәре элеккечә калган.

«ЖилСервисЧеремушки» 15 марттан 22 мартка кадәр.

«ЖилКомфортСервис» 19 марттан 22 мартка кадәр.

«Домуправ-З» 17 марттан 21мартка кадәр.

«ЖилСервис» 19 марттан 22 мартка кадәр.

ТСЖ «Домовой» 19 марттан 22 мартка кадәр.

ТСЖ «Рябинка» 15 марттан 22 мартка кадәр.

«Гарант» 23 марттан 25 мартка кадәр.

Күрсәткечләрне кабул итү көннәрен барысы да үзгәртергә җитешмәгән. Хезмәт күрсәтүче оешма җитәкчеләре моны халыкка ияләнер вакыт кирәк булу белән аңлата. Шул сәбәпле алар халыкка тагын бер ай бирергә булганнар. Фатир счетчикларының күрсәткечләрен тапшыру вакытының кыскартылуы ОДН өчен түләүләрне киметергә тиеш, дип аңлата белгечләр. Халык үзендә кабул итү көннәренең үзгәрүен генә сизәчәк. Элеккеге кебек үк күрсәткечләрне телефон аша тапшырырга, яки махсус теркәү китабына язарга мөмкин. Алар һәр идарәче компаниядә бар. Күрсәткечләрне тапшыру вакыты ял көннәренә эләккән очракта, диспетчер хезмәте эш көнендәге кебек үк эшләячәк. Кабул итү вакыты элеккечә: иртәнге 7 сәгатьтән кичке 7гә кадәр. Счетчик күрсәткечләрен Бердәм исәп-касса үзәге сайтында калдырырга күнеккән кешеләр саннарны 23еннән 25енә кадәр калдыра ала. Күрсәткечләрне сайт аша тапшыру өчен, сайтта теркәлергә кирәк. Сайтның адресы: еркц-елабуга.рф

Ләйсән ЗОТИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев