Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Гадәттән тыш хәлгә биш сәгать кала

Үткән ялларда 4/5 микрорайонның 10 йорты һәм 39нчы балалар бакчасы җылытусыз калды.

Шимбәдә, 10 декабрьдә, яңа йорт төзүче оешма ут тоташтыру өчен бурау эшләре алып барган. Көндезге сәгать икедә җылылык торбасына зыян килә, авария бригадасына торак йортларга җылы бирүне туктатып торырга туры килә. Бу йортларда яшәүчеләрнең сөйләвенчә, фатирлар төнлә суына башлый, иртәнгә беренче һәм соңгы катларда һава сизелерлек кими. Хәл турында район башлыгына хәбәр бирелә.
Авария бригадасы анда төн буе эшли, ТКХ Департаменты директоры Василий Филиппов та шунда була. Авария ял көнне 10 сәгать 30 минутта бетерелә, шуннан соң әкренләп җылылык челтәрләре тәэмин ителә башлый. Торак йортларга җылы кичке җиденче яртыда килә.
Планга барлык челтәрләрнең дә кертелмәгәнлеге ачыкланган, подрядчы оешма эш барышында тәртип бозуларга юл куйган, чөнки төзелеш Департаменты рәисе бораулау башланганда урында булмаган.
- Бу очракта җир эшләрен үтәүгә ордер ачык саналмый, - дип аңлатты Василий Филиппов. Аның әйтүенә караганда, эш тагын 5 сәгатькә сузылган булса, гадәттән тыш хәлләр режимы игълан итәргә кирәк булыр иде.
Бу хәлгә район башлыгы Геннадий Емельянов катгый ризасызлык белдерде, авария сәбәпләрен тиз арада ачыклау бурычын куйды.
- Нәтиҗәләрне минем өстәлгә! Бу авария күп нәрсә турында сөйли! Челтәрләрне ачыклагыз, аларның барысын баланска куегыз, генпланга кертегез! Барлык тиешле ошмалар - ПТС, "Водоканал" һәм башкалар ордер комиссиясендә булсын. Без тузган челтәрләрне алыштыру буенча зур эш башкарып, аларны 40 километр озынлыкта алыштырдык, ә мондый аварияне булдырмый кала алмадык - 10 йорт җылысыз калган! - дип белдерде ул "эшлекле сишәмбе"дә.
Василий Филиппов сөйләвенчә, авария күп кенә җитешсезлекләрне ачыклаган, тикшеренү буенча кайбер нәтиҗәләр бар. Аңа ахыргы йомгакны Ростехнадзор вәкилләре катнашында махсус комиссия ясаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев