Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Гөлзадә Әхтәмова: “Миндә бүген үткән белән киләчәк көрәшә”

15 ноябрьдә шәһәребезнең үзәк китапханәсендә шәһәребезнең йөзек кашы, танылган шагыйрә, Татарстан республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова исемендәге дәүләт премиясы лауреаты, Алабугада яшәп иҗат итүче Гөлзадә Әхтәмованың 75 яшьлек юбилее уңаеннан бәйрәм кичәсе узды.

Гөлзада апаның тормышы һәм иҗаты инде утыз елдан артык безнең шәһәребез исеме белән бик нык бәйләнгән. Очрашуга, уку залын шыгрым тутырып, шагыйрәнең дуслары, язучылар, шагыйрәләр, укытучылар, аның иҗатын яратучы укучылар килгән иде.
Гөлзада апа үзенең туган авылы Исәнбаен яратып, аңа шулкадәр җылылык белән йомшат итеп "Аем" диеп эндәшә икән. Сүзләрен үзе иҗат иткән, көе Владимир Мироваевныкы булган "Исәнбаем" исемле җырын Гөлфинур Гыйльфанова башкарды. Гөлфинур Гыйльфанова - 2004 елда шәһәребезнең 3нче мәктәбендә Гөлзада апага ачылган музейны тудыручы, аны тулыландырып баручы.
- Гөлзада Әхтәмова 40 елдан артык гомерен балалар укытуга багышлаган, барлык авырлыкларны үз көче белән җиңеп, алга атлаучы, халкын яратучы иҗади шәхес. Безнең музей өч өлештән тора: "Йөгереп йөри ул балачак", "Алабугам минем", "Хисләремне өләшәм", - ди ул.
Гөлзадә Әхтәмованы яхшы белгән, аның хезмәттәше, Алабуга дәүләт архитектура сәнгать һәм музей тыюлыгының фәнни хезмәткәре Светлана Әндәрҗанова һәм Алабуга дәүләт музей тыюлыгы, хәтер музее директоры Роза Ибраһимова да аңа җылы теләкләрен һәм бүләкләрен җиткерделәр. Шулай ук Алабуга мәгариф идарәсенең милли эшләр буенча методик үзәк методисты Айсылу Балобанова һәм 2нче мәктәпнең милли эшләр буенча директор урынбасары Әнисә Хәдиуллина Гөлзадә апаны зурлап котладылар, "модалы ханым" дип атадылар һәм:
- Рәхмәт Сезгә булганыгыз һәм булуыгыз өчен, - дигән җылы сүзләрен әйттеләр.
Кадерле кунаклар арасында мәдәният идарәсе җитәкчесе Андрей Иванов та бар иде. Ул Гөлзада апаны район башлыгы Геннадий Емельянов исеменнән дә котлады һәм аңа мактау грамотасы бүләк итте.
Бәйрәм кунаксыз булмый! Әлеге кичәдә кунаклар бик күп иде, шулар арасында Яр Чаллыдан килгән язучыбыз Факил Сафин һәм шагыйрәләребез Сирень Якупова һәм Әлфия Ситдикова аерым урынны биләп торды.
-Алабугалылар сезгә бүген мактау кәгазе бирделәр, музей ачканнар, әле һәйкәл дә салырлар, сез моңа лаек диде, - Факил Сафин.
Чулман әдәби берләшмәсенең әгъзасы Дамир Әюпов Гөлзадә апаны "Шагыйрьләрнең өресе" дип атады.
Алабуга үзәкләшкән китапханәләр системасы директоры Юлия Нәҗипова да Гөлзадә апаны юбилее белән ихлас котлады һәм аңа библиографик күрсәткеч бүләк итте. Кичәне оештыруны башлап йөрүче дә ул.
Гөлзадә Әхтәмова:
- 1941нче елны 23 июньдә әтием сугышка киткән, минем ноябрь аенда туасымны белгән инде. Военкоматта җыелганнарга Риза Ишморатның "Гөлзадә" спектаклен күрсәткәннәр, әтием беренче хатында ук: "Кыз бала туса, Гөлзадә исеме бирегез", - дип язып җибәргән. Бәлки минем исемем әдәбияттан алыну, минем әдәбиятка килүемнең сәбәбе булгандыр. Беренче шигыремне 5 сыйныфта укыганда яздым, ул Яңа ел турында иде, - ди. "Шөкер итәм" дигән өр яңа китабы дөнья күрәчәк.
Бәйрәмгә каләмдәшләре Кадрия Наил, Фирдәвес Хуҗин, Рафис Заһидуллин да килгән иде, алар да бүләкләделәр һәм күңел түреннән чыккан теләкләрен җиткерделәр. Якын дуслар җыелган, җылы истәлекләргә бай күңелле кичә Гөлзадә Әхтәмова сүзләренә язылган җырларны кунакларга тәкъдим итү, укучылар тарафыннан ул ижат иткән шигырьләрне уку белән үрелеп барды. Гөлзадә апаны яратып килгән кунакларның гына түгел, бирелгән чәчкәләр һәм бүләкләрнең очына чыгарлык түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев