Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Хезмәткә юл яшьтән башлана

Булачак һөнәрләргә сукмак салу дәвам итә. Дүшәмбедә "Бергә булдырабыз" республика проектын тормышка ашырып, "Яңа йорт" социаль приютында тәрбияләнүчеләр "Рассвет" җәмгыятендәге үз эшләренең осталары белән очрашты.

Приютның социаль педагогы Татьяна Гурьева хәбәр итүенчә, бу чараның максаты - кондитер һөнәре белән таныштыру булган. Биредә эшләүче Әлфинур Малютина әлеге һөнәр турында сөйләп, җитештерү шартларында, балаларга мастер-класс үткәргән. Аның җитәкчелегендә егетләр һәм кызлар тәмле матур крем ясап, пирожныйларны бизәп куйган. Аннан соң приют балалары кулинариядә әзер товарның ничек сатылуын караганнар.
Һөнәрләр белән таныштыру юнәлешендәге бу экскурсия буенча фикер алышканда, Татьяна Николаевна приютта тәрбияләнүчеләр белән бергә билгеләп үткәнчә, кондитер торт, кекс һәм печенье кебек ашамлыклар өчен төрле төрдәге камыр әзерли, әллә ничә төрле эчлек һәм крем ясый. Ә ашамлыкларны пешергәч, матурлап бизи дә. Ел саен бу һөнәрне алып чыгучылар аз түгел, әмма хезмәт базарында алар даими таләп ителә. Тәмле-татлы ризыкларны әзерләүче булып эшләр өчен, көллият яисә техникумда укып, урта һөнәри белем турында диплом алырга кирәк.
Приют балалары "Бергә булдырабыз" проекты кысаларында, йорт хуҗалыгы буенча почмак оештыруларын түземсезлек белән көтә. Алар анда үзләрен пешекче һәм кондитер буларак сынап карарга тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев