Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Хыялдагы шәһәр

Сәнәгать һәм энергетика эксперт клубы шушы көннәрдә яңа проект тәкъдир итте. "Яшел шәһәр" презентациясен карауда һәм аның турында фикер алышуда Алабуга мэры Геннадий Емельянов һәм район җитәкчеләре катнашты.

"Әлеге проект икътисадый алгарышны түгел, ә экологик үсешне күздә тотып булдырылды. Шул ук вакытта бу проект шәһәрне инвесторларны да җәлеп итәрлек итеп үзгәртәчәк", - диләр клуб экспертлары.

Экспертлар фикеренчә, экологик шәһәр ул - аз катлы яшеллек белән уратып алынган йортлар, парклар. Алай гына да түгел, ул - җиләклекләр һәм бакчалар, микроорганизмнар ярдәмендә чүп-чарны файдалы матдәләргә әверелдерү, электромобильләр һәм башкалар. Шәһәр мохиты инфраструктурасын үзгәртеп кору һәм аны тере системаның нигезе итү - проектның төп бурычы. Болар барысы да шәһәр халкының яшәү озынлыгы артуына китерергә тиеш.

Хәер, Геннадий Емельянов экспертларга әлеге проектка тормыш чынбарлыгын исәпкә алып карарга тәкъдим итте. Түбән Кама шәһәренең Алабуга экологиясенә никадәр дәрәҗәдә начар йогынты ясавы да әлегә кадәр өйрәнелмәгән. "Мин теләсә кайсы вакытта үз кабинетымда һава чисталыгын тикшерүче җиһаз булудан баш тартмас идем. Алабугада су белән дә проблемалар күп", - диде ул һәм район башкарма комитетына программа белән яхшырак танышырга дигән күрсәтмә бирде.

Гөлшат Солтанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев