Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Хыяллар чынга ашканда

Яңа ел алдыннан дөньядагы һәр кечкенә бала чыршы астында бүләк табасы һәм чып-чын Кыш Бабайны үз күзләре белән күрәсе килә. Алабуга балалар йортында тәрбияләнүче 10 яшьлек Айдарның хыялы тормышка ашты. Ул күптән түгел Яңа Кырлай авылындагы Татар Кыш Бабае резиденциясенә барып кайтты.

Исегезгә төшерәбез: газетабызда игълан ителгән "Кыш бабайга кунакка" бәйгесе нәтиҗәләре буенча 4 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәзимә Әмирова җиңүче булды. Ул Яңа Кырлай авылындагы Татар Кыш Бабае резиденциясенә бер көнлек юлламаны ятим балага Яңа ел бүләге итеп тапшырырга кушты. Әлбәттә, без аның үтенечен үтәп юлламаны балалар йортында тәрбияләнүче балага бүләк иттек. Айдарның сәяхәттән алып кайткан кичерешләре, күргән могҗизалары, Убырлы карчык, Шүрәле, Таһир белән Зөһрә һәм башка әкият геройлары белән очрашуы турында газетаның киләсе санында укыгыз.

Рузилә ГАЛИМОВА

Татьяна Тюрикова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев