Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Хыяллар тормышка аша

Алабугалылар Илдар Галәветдиновның тернәкләнүенә өмет тудырды.

Менә берничә ел инде Илдар Галәветдинов бик сирәк очрый торган авыр форма эпилепсиядән интегә. Шәһәрдә берничә ай дәвамында аңа Германиягә бару өчен акча җыю оештырылды. Ул анда тикшерү үтәчәк һәм дәваланачак. Менә, ниһаять, узган атна ахырында хәйрия концерты булды. Билет сатудан кергән 100 мең сум акча (билет бәясе 200 сум тора иде) Илдарның әнисенә тапшырылды. Алабуга халкы яңа ел алдыннан әнә шундый могҗизаны үз куллары белән тудырды.

Мәдәният йортының зур залында республика башкаласыннан килгән "Игезәкләр" тандемы чыгыш ясады. Концерт башланыр алдыннан хәбәрчебез Евгений Җәләлиев һәм Юрий Гершман белән әңгәмә корды.

- Элек тә хәйрия эшчәнлеге белән шөгыльләнә идегезме? Сез моны нинди максаттан чыгып эшлисез?

Евгений:

- Яхшылык эшлисең икән, ул синең үзеңә кире кайта диләр бит. Әгәр оештыручыларның намуслылыгына, моның коммерция максатларында үткәрелмәвенә, ярдәмебезнең кирәклегенә һәм иң мөһиме "үттеме үтте" өчен генә булмавына ышансак, алга таба да хәйриячелек эше белән шөгыльләнәчәкбез. Без монда җыелган акчаларның тулысынча әлеге балага биреләсенә нык ышанып килдек.

Гомумән алганда, "Игезәкләр" тандемы бөтен республика буйлап һәм Казанда үтә торган чараларда даими чыгыш ясый.

- Ни өчен "Игезәкләр"тандемы дип исем бирдегез?

- Безгә дуэт сүзенә караганда тандем сүзе ныграк ошый.

Әйтергә кирәк, концертлар залы тулы түгел иде, әмма бу алабугалыларның каты бәгырьле булуы турында сөйләми. Журналистларга билгеле булганча, күпләр концертка килә алмаганлыктан, билет өчен акчаны алдан билет бәясеннән арттырып биреп куйган. Предприятие һәм оешмалар артистларны транспорт, туклану һәм зал белән тәэмин иткән. Кыскасы, кем ничек булдыра ала...

Бәйрәмдә Яңа ел алды могҗизалары да булды: сәхнәдә Кыш Бабай пәйда булып, Илдарның тагын бер теләген тормышка ашырды: ул аңа тимераяклар бүләк итте. Илдарның әнисе моның үзләре өчен көтелмәгән бүләк булуын җиткерде. Илдар күптән инде шугалакка чыгып тимераякта шуарга хыяллана икән. Кыш бабайны күрү дә аны бик шатландырды. "Соңгы ун елда бу безнең өчен бик бәхетле көнебез. Җыелган акчалар Германиягә бару өчен дә, Илдарның сәламәтлеген ныгыту өчен дә җитәчәк",- диде әнисе.

Мактау тактасы

Чараның мәгълүмати партнерлары: "Новая Кама" һәм "Алабуга нуры" газеталары, Алабуга хәбәрләр бүлеге (Гөлшат Муллагалиева); "Домашний" һәм "Алабуга" телеканаллары (Наталья Покровская); "ТТЛ" реклама агентлыгы; "СТС" һәм "ТНТ - Алабуга" телеканаллары (Лилия Козлова).

Басма һәм реклама продукциясе: "Реклама-Центр" ҖЧҖ (Алмаз Шәфигуллин), "DIZ-REKL"иҗат остаханәсе (Рафис Зарипов).

Туклану һәм артистларны урнаштыру спонсорлары:

"Сервис-Люкс" ҖЧҖ "Майами" клубы (Михаил Ачаев), "Алабуга" рестораны (Александр Зайцев).

Транспорт: шәхси эшмәкәр Илья Карионов; "Тимер" ҖЧҖ (Василий Баранов).

Зал белән тәэмин итүче: Илһам Сираев.

Призлар белән тәэмин итүчеләр: "ТрансТурСервис" туристлык агентлыгы (Галина Казакова), "Новая Кама", "Алабуга нуры" газеталары (Гөлшат Муллагалиева), "SOLLERS" компаниясе (Индира Сәлимгәрәева), "Алабуга велоспорт" клубы (Антон Жерко).

Гөлшат Муллагалиева, Гөлшат Гайсинага, " Вдохновение" авторлар фестивален оештырган Дмитрий Пензинга аеруча зур рәхмәт.

Зур булышлык күрсәткән район башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллинага; Альфира Әкбәрова, Таһир Әндәрҗанов, Наталья Кучерявенко, Елена Мерзон, Айрат Кавиев, Айсылу Ходырева, Александр Окунев, Ирина Сергина ("Волонтер" балалар үзәге), Михаил Кузьминга рәхмәт.

Афишалар эләргә рөхсәт иткән компанияләр: "Эссен", "Прикамнефть" идарәсе, "Абак" һәм башкаларга рәхмәтебезне юллыйбыз.

Александра ДМИТРИЕВА

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев