Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Илдар Халиков: “Киләчәктә дә яхшы темпны сакларга …”

Республика авыл хезмәтчәннәре язгы чәчү эшләренә кереште. Алабуга районы да калышмый. Районыбыз хуҗалыкларының барлык язгы кыр эшләрен үз вакытында уңышлы тәмамларлык мөмкинлеге бар. Моны үзенең эшлекле визиты вакытында ТР премьер-министры Илдар Халиков һәм ТР авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов та раслады.

Хәзерге вакытта район кырларында дым каплату, күпьеллык үсемлекләрне һәм уҗым культураларын ашлау буенча эшләр башкарыла. Яковлево, Костенеево һәм Лекарево авыллары хуҗалыклары солы, арпа һәм берьеллык культураларны чәчүгә кереште. Быел язгы чәчү эшләре узган ел белән чагыштырганда 2 мең гектарга күбрәк мәйданда башкарыла. Хәзер кырларда 62 агрегат һәм 182 трактор эшли.

- Язның соңарып килүе чәчү эшләрен башлауга җитди йогынты ясамады. Эшләр нибары 3-4 көнгә генә кичектерелде, - диде Алабуга авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Нотфулла Гомәров.

Районның авыл хуҗалыклары 69 миллион сумлык кредит алган, бу акчалар техника сатып алуга тотылачак. Ә менә майлау-ягулык материаллары һәм ашламалар быел 50гә 50 системасы буенча сатып алына, ягъни норманың яртысын дәүләт бирә, икенче яртысын хуҗалык үзе сатып ала.

Районда орлык запасы да җитәрлек, аларның тишелеп чыгу дәрәҗәсе дә югары. Татарстан буенча уртача күрсәткечләрдән күренгәнчә, минераль ашламалар да җитәрлек күләмдә әзерләп куелган.

Узган ел белән чагыштырганда уҗым культураларының быел 100 процент саклануы да куанычлы билге. Безнең районда уҗым культуралары 10 700 гектар мәйданда чәчелгән, 17 350 гектар җир сабан бодаена бирелгән, ә азык культуралары 17 000 гектар җирне биләгән. Язгы чәчү эшләре исә барлыгы 41 мең гектарга якын җирдә башкарылачак.

- Язгы кыр эшләренә әзерлек барышында сездә нинди дә булса проблема булуын без күрмибез, - диде Марат Әхмәтов территорияне вертолетта очып карап чыкканнан соң.

Министр әйтүенчә, Алабуга районы уңай тотрыклылык белән аерылып тора. Хәтта узган елгы корылыкта да район югары уңышларга иреште. Кыр эшләренә әзерлек югары бәяләнсә дә, Марат Әхмәтов резервның җитәрлек күләмдә булмавын искәртте һәм тагын да күбрәк эшләргә киңәш итте.

Республика буенча кышкы айларда сөт җитештерүнең һәм терлек санының кимүе күзәтелсә дә, Алабуга районында кышлау яхшы үтте, дип билгеләп үтте кунаклар. Алай гына да түгел, районда сөт һәм ит җитештерү күләме артты.

- Узган ел нәтиҗәләре буенча сезнең район иң яхшылар арасында. Әлеге биеклекне 2013-2014 елларда да саклап калырга кирәк. Ә моның өчен сездә барысы да бар: эшкә әзерлек тиешле дәрәҗәдә, һава торышы да ярдәм итә. Шулай булгач, тиздән сезне тагын мактарбыз дип уйлыйм, - диде премьер-министр Илдар Халиков.

Сабина КАЧАЕВА

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев